+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
25 Май 2021, 04:30

Фотохәбәрче Әгъләм Зараевның шәхси архивыннан

Хөрмәтле дуслар, Совет чорын искә алыйк әле. Сезнең игътибарга 1984 елның 7 июнендә Бишбүләк районынынң “Коммуна” колхозында үткән “Сәгать бәйрәме”ндә төшерелгән фотосурәтне тәкъдим итәбез.

Хөрмәтле дуслар, Совет чорын искә алыйк әле. Сезнең игътибарга 1984 елның 7 июнендә Бишбүләк районынынң “Коммуна” колхозында үткән “Сәгать бәйрәме”ндә төшерелгән фотосурәтне тәкъдим итәбез.

Дөньядагы бердәнбер төбәктә – Башкортстанның Бишбүләк районы Усак-Кичү авылында һәр елны, язгы чәчү эшләре тәмамлангач, 7 июньдә шаулап-гөрләп үтә бу бәйрәм. 7 июньдә көн озынлыгы - 17 сәгать, төн 7 сәгать тәшкил итә. Күрүебезчә, монда 7 саны өстенлек итә. Әкиятләр, мәкаль-әйтемнәрдә дә бу сан серле булып санала. “Җиде кат үлчә, бер кат кис”, “җидегән чишмә”, “җидегән йолдыз”, “җиде кыз”, “җиде кат күк”... Абага чәчәге дә җиде көн, җиде төн уртасында чәчәк ата, диләр бит!

“Сәгать бәйрәме” турында шушы авылда туып үскән язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Таһир Таһировның (Ахунҗанов) “Сәгатьтә очрашырбыз!” дигән истәлекләре “Тулпар” журналында басылган иде.

Әгъләм Зараев төшереп алган фотосурәттә хезмәт ветераннары: Зәйнәп Әхмәтҗанова, Мөэминә Әхмәдуллина, Мөбарәк Әһлиуллина, Сәвилә Мөфтахова, Әминә Мөфтахова, Минкамал Лотфуллина, Фәсәхәт Хисамиева, Мөнәвәрә Әсмәндиярова, Галимә Хәйруллина һәм Рәмзия Муллагалина.

Әгъләм Зараев фотосы.
Читайте нас