25 май көнне Уфаның Дим районында ике балага берәдәк этләр һөҗүм иткән.
Гражданнарны яклау идарәсеннән хәбәр итүләренчә, этләр 8 яшьлек малайга һәм 10 яшьлек кызга ташланган.
Ике бала да дәваханәләргә озатылган. Ведомствода аңлатуларынча, гадәттән тыш хәл урыны буенча барып, өч хуҗасыз этне тотканнар.
Хәзер бу хәлнең сәбәпләре һәм хәл-шартлары ачыклана.
Коткаручылар урамда берәдәк хайваннарга якын килүнең хәвефле булуы турында кисәтә. Алар янында кискен хәрәкәтләр ясамагыз, алар ягына әйбер ыргытмагыз, койрыгыннан тартмагыз.
Исегездә булса, 17 апрельдә Учалы районының Сафар авылында этләр 5 яшьлек малайга һөҗүм итте һәм аны талап үтерде.
Фото: Юлия ПЫХАЛОВА