+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
26 Май 2021, 04:55

Уяулык кирәк!

Наркотикка ничек “утырталар” һәм наркоманнан ничек артист һәм алдакчы үсә?

Наркотикка ничек “утырталар” һәм наркоманнан ничек артист һәм алдакчы үсә?

Аның бердәнбер теләге

Дөньяда барысы да ниндидер максатка буйсынган, һәм җирдә һәр кешенең үз хыялы һәм те­ләкләре бар. Әйтик, агач утыртырга, йорт салырга, ул үсте-рер­гә. Яки нинди дә булса зур һәм глобаль теләк.
Наркоманнар да бу кагыйдә­дән искәрмә түгел. Җәмгыятьтә аларның “беткән”, бернәрсәгә дә сәләтле булмаган һәм иң яхшы очракта төрмәгә лаек кешеләр дигән даны чыккан. Әмма нар­команның да үз максаты бар. Ул берәү генә. Ләкин шулкадәр зур, башкаларын каплап китәр-лек. Бу максат — наркотик табу, яки аны сатып алу өчен акча юнәтү.
Наркоманның бу эшкә никадәр көчен һәм акылын сарыф итүенә ышанмассыз да. Еш кына бу — җинаятьчел көч. Ни өчен ул моны эшли? Бер вакыт җитәр һәм аңа кылган гамәлләре өчен җавап бирергә туры килерен аңламый-мы? Яхшы аңлый. Аны җинаять-ләргә нәрсә этәрә соң? Ләззәт алу теләге генәме? Чынлыкта — юк.

Бәйлелекнең башы: әфьюн

Героин наркоманы позиция­сеннән (үзем — элекке наркоман) сөйләячәкмен. Ләззәт, кайфны син беренче тапкырларда гына аласың. Башта сиңа законга кар­шы берни дә эшләргә кирәкми. Акча, гадәттә, бар. Яки чираттагы дозага акча табу урыны бар. Дусларыңа, туганнарыңа һәрва­кыт мөрәҗәгать итәргә була — беркем дә бурычка бирүдән баш тартмый.
Һәм менә наркоманга ул үзе өчен бөтен бер ләззәт дөньясын ачкан кебек тоела башлый. Бу яңа дөнья кешенең алкогольдән исергән вакытта кичергәненнән күпкә яхшырак. Син үзеңне менә дигән хис итәсең. Иртән махмыр юк. Берни дә авыртмый. Шул ук вакытта бөтен дөнья синең аяк астыңда ята кебек тоела. Менә ул — бәхет!
Тик менә бәла: бу — бик кыска вакытлы бәхет. Үземне искә тө­шерәм — өченчеме, дүртенчеме тапкыр әфьюн кулланганнан соң (ә бу — мәктән кеше үзе ясаган наркотик) иртән уяндым һәм минем белән нәрсә булганын аңламыйм. Калтырап торам, шыбыр суга батканмын, бөтен тән авырта. Грипп эләктердем дип уйладым. Күршедә яшәүче стажлы наркоманга кердем, ул бу наркотикны үзе ясый иде. Шушы кеше мине тәү тапкыр наркотик белән “сыйлады” да. “Хәлем мөш­кел, чирлә­дем, ахры”, – димен. Ул, елмаеп: “Авыру түгел, бу — гадәти наркотик “ломка”. Хәзер тагын ясыйбыз да сәламәтле-геңне төзәтә­без”, — ди. Менә шулай булды ул минем тормышымда, һәм мин әфьюнга ныклы “утырдым”.

Героинга күчәм

Аннары илгә героин агылды (бу туксанынчы еллар иде), һәм мин, әлбәттә, аңа күчтем. Нар­команиянең коточкыч хәйләсе шунда: гадәттә, беренче дозалар сиңа бушлай бирелә. Күршем дә соңыннан: “Мин сине наркотикка махсус утырттым, чөнки синдә һәрчак акча була иде”, — диде.
Героинга бәйлелек шунда ук башлана. Нибары өч-дүрт тапкыр татып караудан соң. Күнегүеңне сизгәч тә сиңа бушлай наркотик бирүдән туктыйлар. Сатып ал, диләр. Беренче тапкыр бу кыен да түгел. Син бу акчаны бик җиңел табасың, акча күп тә кирәкми. Доза зур түгел бит. Көнгә бер тапкыр кабул итү дә җитә. Әмма бу озакка түгел. Доза арта башлый. Һәм менә инде көнгә бер генә тапкыр түгел, ә ике, иртән һәм кичен кирәк. Ә аннары көндез тагын бер дозаны өстәргә кирәк була башлый.

Яшәү өчен кадау

Ә соңыннан тагын бер куркыныч нәрсәне ачасың: кинәт башта булган кайфның ләззәтен сизми башлавыңны аңлыйсың.
Эш шунда: наркотикны кабул иткәндә организмда физиологик дәрәҗәдә катастрофик үзгәреш­ләр башлана. Наркотиксыз син йоклый да, ашый да алмыйсың. Бәдрәфкә бару да проблемага әйләнә. Психика тамырдан үзгә-рә. Һәм наркоман ләззәт алу өчен түгел, ә үзен яхшы хис итү өчен куллануны дәвам итә. Ашарга, эчәргә мөмкинлек булсын өчен. Мин инде ул кичергән физик авыртулар турында әйтмим дә.
Һәм боларның барысыннан курку наркоманны теләсә нинди юллар белән наркотик сатып алу өчен акча табуга этәрә.

Акчаны ничек табалар?

Бераз статистика. Ул вакытта героинның бер дозасы якынча 500 сум тора иде. Мондый дозалар көнгә, ким дигәндә, өчәү кирәк. Барлыгы — 1500 сум. Һәр көн саен шулай!!! Бу айга 45-50 мең сумга чыга. Ә наркоман­нарның бик сирәкләре генә эшли. Әгәр дә эшли икән, гадәттә, бу озак дәвам итми.
Кайберәүләр акча табу өчен иң гади ысул куллана. Бу — гадәти караклык, талау һ. б. Кайсылары (мин дә үз вакытында шундый идем) башка нәрсә уйлап таба. Наркоманнар — гениаль актерлар. Алар акча табу өчен тулы бер спектакль уйный ала. Менә минем тормышымнан берничә мисал.

“Мине кыйнадылар” спектакле

Мин үз вакытында акчасы булган хатын белән яшәдем. Ул эшкуар иде, зур булмаган сәүдә алып барды. Шунысы бәхәссез: мәхәббәт булмады, аның белән акчасы өчен яшәдем. Һәм һәр оч­рак саен миңа ниндидер яңалык уйлап табарга туры килде. Ул минем наркотик кулланганымны белмәде.
Бервакыт товар алырга кит-кәндә зур суммада акча калдырды, мин аларны башка кешегә тапшырырга тиеш идем. Һәм, әлбәттә, мин шунда ук бу акчаларны ничек үземә калдырырга икәнен уйлый башладым. Һәм бик тиз уйлап таптым: мин, аңа шалтыратып, хулиганнар һөҗүм итте, кыйнадылар, ә акчаны тартып алдылар, дидем. Ышандыру өчен йөзне җимердем, үземә кирпеч белән тондырдым.

“Мине урладылар” спектакле

Икенче тапкыр без иптәшем белән наркотик “загул”га чумдык. Кайдадыр акча табып алдык һәм берничә көнгә чынбарлыктан төшеп калдык. Әлбәттә, минем кайда икәнемне беркем дә белми иде. Эзләгәннәр, дәваха­нә­ләргә, моргка шалтыратканнар... Акылыма килгәч, әл­бәттә, “сәламәт­лекне төзәтүгә” акча каян алырга дип уйлый башладык. Һәм иптәшем спектакль уйнарга тәкъдим итте.
Ул мин яшәгән хатынга шалтыратып, мине ниндидер җинаять өчен тоткарлауларын әйтте. Утыртмасыннар өчен зур күләмдә акча кирәк. Ә мин кайчандыр хөкем ителгәнлектән һәм хокук саклау органнары белән даими конфликтлар булганлыктан, әлбәттә, ул бу әкияткә ышанды. Акча табып, мине “сатып алды”.

Нәтиҗә: уяу булыгыз!

Миндә мондый тарихлар йөзләгән. Уяу булыгыз. Әгәр сезнең улыгыз, кызыгыз, ирегез кинәт теләсә нинди сәбәп табып акча сорый башлый икән, бу — беренче кыңгырау. Өстәвенә, әгәр сез аның проблемалары булуын белсәгез, мондый хәйлә­ләргә һич тә бирешмәгез.

Илдар Б.

Р. S. Мин героин тозагында 20 ел яшәдем. 15 ел инде наркотиклар кулланмыйм.
Читайте нас