Коточкыч шартларда үсеп, әнисе исән булып та, балалар йортына алынган, инде аннан кайтырга җыенган Ваняга үлем яный.
Стәрлетамактан 12 яшьлек Ваня язмышы турында язган идек инде. Аны туган анасыннан алып, балалар йортына урнаштыралар, чөнки ул яшәгән йортта коточкыч шартлар хөкем сөрә: обоqлар күптән ертылып беткән, идәннәрдә тишек-тошык, пычрак, нормаль бәдрәф тә, дәрес әзерләргә мөмкин булган урын да юк/
"Радуга добра" коммерция карамагында булмаган автоном оешмасы волонтерлары малайга ярдәмгә килде - акча җыю оештырды, идәннәрне һәм тәрәзәләрне алмаштырып, сантехника урнаштырып, обойларны ябыштырып куйды.
Тиздән малайның язмышы уңай хәл ителә – аны әнисенә кайтарырга карар итәләр. Әмма 12 яшьлек сабый башына тагын бәла килә - кадетлар сыйныфына керер алдыннан медкомиссия вакытында балада куркыныч авыру ачыклана, аңа лейкоз диагнозы куела.
Волонтер Регина Биргулиева сөйләвенчә, канның яман шеше, ягъни лейкоз инде катлаулы стадиядә. Хәзер Ваня дәваханәдә, аңа химиотерапия ясый башлаганнар.
Ваня янында аның әнисе, ул улын теләсә кайсы мизгелдә тынычландырырга әзер дә бит...
Фото: ufa.kp.ru