COVID-19дан вакцина ясату закон буенча мәҗбүри түгел, әмма кайбер һөнәр ияләре бу хәвефле инфекциягә каршы иммунлаштыру узудан баш тартса, эшен дәвам итә алмаячак.
Бу яңалык белән «Ремез, Печерей и Партнеры» юридик төркеменең өлкән юристы Иван Печерей уртаклаша. Аның бу җәһәттән фикерләрен "РИА Новости" җиткерә.
Печерей әйтүенчә, закон буенча коронавирус инфекциясенә каршы вакцина кадату мәҗбүри түгел, әмма аерым һөнәр ияләре өчен ул мотлак. Мисал өчен, табиблар, педагоглар, социаль хезмәткәрләр шушы төркемгә керә. Алар үз вазыйфаларын башкаруны дәвам итү өчен берсүзсез иммунлаштыру кампаниясендә катнашырга тиеш. Әгәр дә аңардан баш тарта икән, эшен дәвам итә алмаячак.
Юрист аңлатуынча, илдә эпидемиологик хәл катлауланганда, баш санитар табиб эпидемия башлану хакында игълан итәргә хокуклы. "Ә мондый очракта халыкның гомумдәүләт прививкалар календарена кертелгән категориясе мәҗбүри рәвештә вакцина ясатырга тиеш", - ди ул.
Шул ук вакытта әлеге һөнәр ияләре прививкадан баш тарту хокукын югалтмый, тик менә андый карар кабул итсәләр, аларга эш урынын калдырырга туры киләчәк.
Фото: ria.ru