+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
27 Май 2021, 10:10

Мәгърифәт нуры таратучылар

Бөтенрусия китапханәләр көне уңаеннан Кырмыскалы районы үзәк китапханәләр системасы, анда эшләүчеләр, мәгърифәт нурын таратучылар турында сөйләп китәсе килә. Ни генә дисәң дә, китапханәнең төп байлыгы – китаплар булса, шуларга ихтирамлы караш һәм белемгә омтылышны, әлбәттә, китапханәчеләр тәрбияли.

Бөтенрусия китапханәләр көне уңаеннан Кырмыскалы районы үзәк китапханәләр системасы, анда эшләүчеләр, мәгърифәт нурын таратучылар турында сөйләп китәсе килә. Ни генә дисәң дә, китапханәнең төп байлыгы – китаплар булса, шуларга ихтирамлы караш һәм белемгә омтылышны, әлбәттә, китапханәчеләр тәрбияли.

Кырмыскалы районында бүген 30 китапханә эшли: аларның 7се – модельле, 4се күпфункцияле мәдәни үзәкләр составына кергән. Аларның һәрбесе китапханәчеләре белән уңды, дип кыю әйтә алам. Һәрберсендә белемле, тәҗрибәле, үз эшләрен яратып башкарган китапханәчеләр эшли.
Район үзәк китапханәсенең 48 квалификацияле белгече ел саен 32 мең кешене хезмәтләндерә, 16 авыл биләмәсе, райондагы төрле оешма һәм предприятиеләр белән тыгыз хезмттәшлек итәләр.
Шунысы куанычлы, һәр китапханә заманча таләпләргә ярашлы җиһазландырылган. Гомум система фонды 465 мең данә басма һәм электрон ресурслар, заманча техник җиһазлар (компьютер, ноутбуклар, күпфункцияле корылмалар, телевизорлар, фотоаппаратлар, проекторлар һ.б) белән тәэмин ителгән. Төрле-төрле хезмәтләр күрсәтелү дә китапханә системасының заман белән бергә атлавын дәлилләп тора. Шулай, матбугат басмалары, мәгълүмат-библиографик хезмәтләр күрсәтелә, “Консультант-Плюс”, “Русия законлылыгы” кебек мәгълүмати-хокукый системаларга һәм Интернет челтәре аша башка мәгълүмати ресурсларга керү мөмкинлеге бар.
Үзәк район китапханәсенең тагын бер горурлыгы – библиобус. Әлеге транспорт чарасы ярдәмендә районыбызның 36 авылы хезмәтләндерелә. Библиобусның фондында - 950 китап, ул даими рәвештә яңада китаплар белән тулыланып, яңартылып тора.
Район китапханәләренең актив эшчәнлеге хәзер социаль чкелтәрләр аша да күзәтеп барырга мөмкин. Бер генә истәлекле дата, бәйрәм, юбилей чарасы да аларның игътибарыннан читтә калмый!
Барлык китапханәчеләрне Китапханәләр көне белән котлыйбыз! Сез бай китап фондын саклап калу һәм укучыларның санын арттыру юнәлешендә игелекле эшләр башкарасыз, мәгърифәт нуры таратасыз. Киләчәктә дә барлык планнарыгыз, матур фикерләрегез, кызыклы иҗади проектларыгыз тормышка ашсын. Китап, сүз кадерен белүче укучыларыгыз күп булсын!

Фото: Эльвира Ямалетдинова.
Читайте нас