+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
27 Май 2021, 04:25

Тагын бер бала югалган...

Белоретта төн буена 12 яшьлек кызны эзләделәр. Аның турында әле булса бер хәбәр дә юк.

Белоретта төн буена 12 яшьлек кызны эзләделәр. Аның турында әле булса бер хәбәр дә юк.

Башкортстанда полиция Белореттан 12 яшьлек Виктория Морозованы эзләүгә кушылды. Бүген төнлә аның әти-әнисе баланың югалуы турында Русия Эчке эшләр министрлыгының Белорет районы буенча бүлегенә гариза белән мөрәҗәгать иткән. Аларның сүзләренә караганда, кызлары Крупская урамындагы йортларыннан 17 сәгать тирәсендә урамга йөрергә чыгып киткән һәм кире әйләнеп кайтмаган.
Кызның билгеләре: буе 152-155 сантиметр, уртача гәүдәле, җыелып куелган каракучкыл чәчле.
Өстенә сары төстәге футболка, кара төстәге итәк, кара төстәге колготка, аягына ак табанлы кроссовка кигән булган.
Башкортстан буенча Эчке эшлер министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, әлеге вакытта полиция хезмәткәрләре волонтерлар һәм урындагы халык белән берлектә эзләүләр алып бара.
Югалган баланы күрүчеләр яки аның кайда булуын белүчеләр булса, 02 (кәрәзле телефоннан — 102) яки якындагы полиция бүлегенә хәбәр итүне сорыйлар.
Русия Эчке эшләр министрлыгының Белорет районы буенча бүлегенең дежур часте: (34792) 3-33-02, 3-24-02.


Читайте нас