+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
28 Май 2021, 04:50

Хыялы тормышка ашмады...

Италиядә Рудольф Нуриевның төп партнеры булган балерина Карла Фраччи вафат булган.

Италиядә Рудольф Нуриевның төп партнеры булган балерина Карла Фраччи вафат булган.

Италиядә 85нче яшендә дөнья балеты йолдызы Карла Фраччи вафат булган. Бу хакта кичә "La Repubblica" гәзите хәбәр иткән. Басма билгеләп үткәнчә, артист соңгы вакытта яман чир белән көрәшкән.

Карла Миланда 1936 елның 20 августында туа. Аның партнерлары - Михаил Барышников, Рудольф Нуриев, Владимир Васильев, Андрис Лиепа. Фраччи Русия балеринасы Вера Волковада «Ла Скала» театры мәктәбендә укый. 1958 елда данлыклы театрның примасы була.

Карла Фраччиның иң зур хыялы Рудольф Нуриевның туган ягына сәяхәт кылу була, ләкин бу максаты тормышка ашмый калды.

Фотода Карла Фраччи киң танылу алган карточка белән. Анда Рудольф Нуриев, Эрик Брун һәм Карла Фраччи үзе.

Фото: facebook.com
Читайте нас