Урам утлары, зират һәм кешбэк...
“Инцидент” системасы теркәгән мөрәҗәгатьләрнең берсе дә җавапсыз калмый.
“Инцидент” системасы теркәгән мөрәҗәгатьләрнең берсе дә җавапсыз калмый.
Соңгы айда гына да, 22 апрельдән 22 майга кадәр, Республика белән идарә итү үзәге (ЦУР) системасы җирләү урыннарын төзекләндерү темасына 205 мөрәҗәгатьне теркәгән. Аларның күпчелеге эшкәртелгән инде, калганнары ЦУР контролендә. Әйтик, Нефтекама шәһәренең Әмҗә авылында иске зиратның торышы социаль челтәрләрдән файдаланучы Рәсил Адиевның ачуын китергән. Аның сүзләренә караганда, бөтен җирдә чүп-чар һәм сынган агачлар аунап ята. Бу хәбәрне урындагы хакимияттә эшләүчеләр эшкәртүгә алган.
Муниципалитет мәгълүматлары буенча, зират тирәсендәге контейнерлардан чүпне даими чыгарып торалар. Проблема шунда, бөтен кеше дә чүп-чарны контейнерга кадәр китереп җиткерми һәм ул тирә-якка тарала. Зиратта тәртип урнаштыру өчен шәһәр халкын чакырганнар. Зиратка хезмәт күрсәтүче оешма хезмәткәрләре егылган ике агачны кискән. Барлык җыелган чүпне Калдыклар белән эш итү төбәк операторы чыгарган.
ЦУРда зиратлардан чүп чыгаруга бәйле барлык мәсьәләләр буенча шәһәр яки район хакимиятенә мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип белдерәләр.
Уфадан Марина Морозова балаларның җәйге ялы белән кызыксына. “Кешбэк программасы эшли башлады. Әлеге программа буенча путевканы ничек алырга мөмкин?” — дип сораган ул. “Балалар лагерьларына бару мөмкинлеген тәэмин итү программасы туристик кешбэк белән охшаш рәвештә тормышка ашырылачак. Кешбэкны алу өчен “Мир” түләү системасының карта хуҗасы булырга кирәк. Әгәр сездә “Мир” картасы юк икән, аны катнашучы банкларның берсендә рәсмиләштерегез – исемлек https://privetmir.ru/bank/ сылтамасы буенча тәкъдим ителгән.
Алга таба “Мир” түләү системасының лояльлеге программасында теркәлергә кирәк. Моны эшләү бик гади – мирпутешествий.рф сайтының төп бите астында яки https://privetmir.ru/russiatravel/ сайтында урнашкан электрон теркәү формасына мәгълүматларны кертү дә җитә. Аннары шушы сайтта төбәкне (Башкортстан) һәм лагерьны сайларга һәм шушы лагерь яки туроператор сайтына күчәргә, сезне кызыксындырган юнәлешне сайлап, “Мир” картасы белән сәяхәт итүнең тулы бәясен түләргә кирәк. Шуннан соң 5 көндә путевка бәясенең яртысы картага кире кайтачак, тик 20 мең сумнан да артык түгел.
Юлламаны турыдан-туры лагерь сайтында сайлаганда аның программада катнашуына инану зарур. “Туроператор яки агрегатор сайтында сатып алган очракта да сайлап алынган юлламаның программада катнашуына инаныгыз (тәкъдимнәрдә тиешле маркировка торырга тиеш)”, — дип җавап биргән республиканың Туризм буенча дәүләт комитеты рәсми вәкиле Миләүшә Әминова.
Күмертаудан Фәрит Усманов Җәлил урамында 5 ел урам утлары юклыгы турында ачынып язган. Коры вәгъдәләр белән генә алдыйлар, дигән ул. “Инцидент” системасында теркәлгәннән соң, әлеге мөрәҗәгать хәл ителү өчен урынга җибәрелгән.
“Быел урамнарны яктырту эшләрен финанслау чикләнгән. Киләсе елга Җәлил урамы яктырткычлар төзү планына кертелгән. Аңлавыгызны сорыйбыз. Өстәмә финанслау булганда, әлеге мәсьәләне агымдагы елда хәл итү юлын карарбыз”, — дип җаваплаган Күмертау шәһәре хакимияте башлыгы Олег Фролов.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.