+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
31 Май 2021, 10:30

Бала өстенә футбол капкасы ауган

12 яшьлек малай бүген табиблар кулында.

12 яшьлек малай бүген табиблар кулында.

Уфаның Октябрь районы буенча Тикшерү бүлеге “Хәвефсезлек таләпләренә җавап бирмәгән хезмәтләр күрсәтү" мәддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.
Ведомство мәгълүматлары буенча, 24 май көнне 12 яшьлек малай Рихард Зорге урамындагы йорт ишегалдында уен мәйданчыгында уйнап йөргәндә, футбол капкасы тимеренә куллары белән асылынган. Нәтиҗәдә, капка ауган һәм баланың башына килеп төшкән. Хәзер малайга шәһәр дәваханәсендә медицина ярдәме күрсәтелә.

“Тикшерүчеләр шаһитлардан сорау ала, капканың техник һәм башка документларын анализлый. Тикшерү барышында әлеге уен мәйданчыгында хәвефсезлек таләпләрен һәм нормаларын үтәү өчен җаваплы кешеләрнең гамәлләренә хокукый бәя биреләчәк", — дип хәбәр иттеләр Тикшерү комитетында.

Фото: bashinform.ru
Читайте нас