OneTwoTrip онлайн-сервисы тикшеренүләрендә Русия сәяхәтчеләре быел ял итү өчен альтернатив төбәкләрне атаган, алар арасына Башкортостан Республикасы да кергән.
Алдагы туристик сезонда туристларның 85,7 проценты Русиянең диңгез яны курортларына түгел, ә башка эчке юнәлешләргә өстенлек бирә - санап үтелгән төбәкләрнең беренче унлыгына Башкортстан, Алтай, Карелия, Дагыстан, Калининград табигать парклары кергән.
- Башкортстанда туризм актив үсешә: инвестицион климат яхшыра, туризм объектлары саны арта, туристлар агымы арта. Төбәктә туризмның төрләрен үстерү белән кызыксынучы эшкуарлар саны арта бара, - диде Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Эльмира Туканова.
Җәйге туристлык сезонында Асылыкүл һәм Кандракүл, Павловка һәм Нөгеш сусаклагычларының яр буе зоналарында ял итүгә ихтыяҗ аеруча зур. Ирәмәл һәм Морадым табигать парклары бик күп туристларны кабул итә. Республика шулай ук үзенең югары класслы шифаханәләре белән дан тота. Биредә өч дистәдән артык шифаханә эшли, аларның һәркайсы уникаль дәвалау сулары чыганакларына, кымыз белән дәвалауга ия.
«Башкортстан курортлары» ассоциациясе мәгълүматларына караганда, 2021 елның май ахырына төбәк шифаханәләренең һәм курортларның, ким дигәндә, 90 проценты броньланган.
- Әлбәттә, санитар-эпидемиологик хәлгә һәм актуаль таләпләргә төзәтмәләр кертелә. Без туристларны кабул итәргә тулысынча әзер, — ди «Башкортстан курортлары» ассоциациясе җитәкчесе Арсен Искәндәров.