Стәрлетамакта бала тудыручы хатын ике тапкыр клиник үлем кичереп, комага киткәннән соң үлгәнен язган идек инде. Яшь хатын дөньяга ике кыз бала тудырып "китте" һәм... әлегә кадәр декрет ялында булып исәпләнә. Бу хакта әнисе Альмира Мидхәт кызы хәбәр итә. Бүген ул ятим калган кызларны кияве белән бергә тәрбияли. Бу хәл аркасында ул декретны үз исеменә рәсмиләштерә алмый, чөнки төбәк Социаль страховка фондында аңа тискәре җавап биргәннәр.
- Илмира һаман декретта икән... 16 августка кадәр... “Социаль челтәргә языгыз”, - диләр. Мин 30 ел эшләдем, салымнар түләдем, ә хәзер шундый хәлдә калдым. - Башта мин үз исәбемә административ отпуск алдым, хәзер эш бирүче миңа "больничный" алырга киңәш итә. Мин бер генә нәрсәне аңлый алмыйм, кызым "декретта" булгач, безгә кая барырга? Бәлки, Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәм итәр? - ди ул.
Социаль страховка фондының җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге җитәкчесе Марина Кайдашева декрет ялы барлык 140 көн өчен түләнә, дип аңлата.
- Хатын-кыз йөклелек һәм бала тудыру буенча ялга чыкканда, аңа авырлы булуның 30нчы атнасында "больничный" бирәләр. Ягъни бала табуга кадәр - 70 көн, бала тапканнан соң - 70 көн. Хатын-кыз "больничный"ны үзенең эш бирүчесенә бирә, ул безгә мәгълүмат җибәрә, һәм без тулысынча 140 көн өчен түлибез. Ягъни бала тапканчы ук ул инде түләүләр алган. Хатын вафат булган очракта, дәваханә кәгазе буенча аңа билгеле бер вакытка кадәр акча түләнгән, - дип аңлата белгеч.