Дәүләт думасында "Русия халыкларының мәдәни мирас объектлары (тарих һәм мәдәният һәйкәлләре) турында" Федераль законга һәм Русия Торак кодексына үзгәрешләр кертергә тәкъдим иттеләр. Төзәтмәләр авария хәлендәге күпфатирлы йортларны - мәдәни мирас объектларын саклап калырга, аларда капиталь ремонт үзенчәлекләрен ачыкларга, шулай ук мондый йортларда торак хуҗаларының торак хокукларын тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Закон проекты нигезендә власть органнарының авария хәлендә булган күпфатирлы йортларга һәм аларда яшәүчеләргә карата гамәлләрен җайга салу, шулай ук Русия Торак кодексына, инвесторлар җәлеп итеп, мәдәни мирас объектлары турында Федераль закон нигезендә күпфатирлы йортларга-һәйкәлләргә капиталь ремонт ясау эшләрен уздыру турындагы нигезләмәләр өстәргә тәкъдим ителә.
Закон проекты авторларының берсе - Башкортстаннан Дәүләт думасы депутаты Павел Качкаев. Ул Русиянең 66 субъектында (шул исәптән безнең республикада) мондый күпфатирлы йортларның 12 меңнән артык булуы турында мәгълүмат китерә.
- Һәр кеше тарихи һәм мәдәни мирасны саклау турында кайгыртырга, Русия халкының хәзерге һәм киләчәк буыны мәнфәгатьләрендә тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен сакларга тиеш, бу безнең Конституциядә язылган. Федераль закон проекты нәкъ менә әлеге бурычны гамәлгә ашыруга юнәлтелгән. Без бергә шәһәрләребезнең йөзен сакларга тиеш, - диде Павел Качкаев. - Мондый йортларны - мәдәни мирас объектларын җимерүгә юл куярга ярамый, аларны саклап калырга кирәк.
Фото: "Бердәм Русия"