Чишмә районында балалар зыян күргән авария очрагы буенча җинаять эше кузгатылды.
Чишмә районара тикшерү бүлеге Җинаять кодексының 264 мәддәсенең 1 бүлегендә (Юл хәрәкәте һәм транспорт чараларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу) каралган юл-транспорт һәлакәте очрагы буенча җинаять эше кузгаткан, анда балалар зыян күргән иде.
Агымдагы елның 22 маенда Уфа - Чишмә автомобиль юлының 18нче чакрымында "KIA Optima" автомобилен йөртүче 34 яшьлек шофер алдагы машинаны узарга чыкканда интервалны сакламаган һәм, бәрелешүдән котылу өчен сул яктагы кюветка төшеп китеп, машинасы әйләнгән.
Автомобильдә аның 7 һәм 9 яшьлек балалары да булган. Аларның икесе дә зыян күргән: баш миләре селкенгән, умыртка баганалары сынган.
Авария очрагы буенча тикшерү үткәрелә, суд экспертизалары билгеләнгән.
Фото: utv.ru