+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
3 Июня 2021, 11:15

Шашлык пешергәндә ут капкан...

Тәне пешкән 41 яшьлек ирне дәваханәгә китергәннәр.

Тәне пешкән 41 яшьлек ирне дәваханәгә китергәннәр.

30 май көнне Стәрлетамак дәваханәсенең кабул итү бүлегенә ашыгыч ярдәм бригадасы 41 яшьлек ир-егетне алып килгән. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, аның тәне I-II дәрәҗә термик пешү алган. Табиблар, ирнең сәламәтлеге уртача авырлыкта, дип бәяләгән. Аны пешү бүлегенә озатканнар.

"Ул Стәрлетамак районында, Рощинский бистәсендә йорт яны участогында пешкән. Янгынның сәбәбе - мангалда учак кабызганда янучан сыекча белән саксыз эш итү", - дип ачыклык керттеләр ведомствода.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе шашлык пешергәндә хәвефсезлек кагыйдәләре турында искәртә:

- әзерлек урынын дөрес сайларга кирәк, ул кимендә 0,3 метр тирәнлектә һәм кимендә метр диаметрда булырга тиеш яисә әзер мангал файдаланырга кирәк;
- якындагы корылмага кадәр кимендә 5 метр булырга тиеш.

"Әзерлек вакытында күмер файдаланырга кирәк. Аны сибәбез, аннары өстенә учак кабыза торган сыекча салабыз, ул 3 минутка якын күмергә сеңәргә тиеш, аннары гына яндырып җибәрәбез. Әзерләү барышында розжигны башкача кулланмыйбыз. Янда су салынган савыт тотабыз", - дип кисәтә ведомство белгечләре.

Фото:na-dache.pro
Читайте нас