+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
3 июнь 2021, 07:36

Тынлыкта узган 5 ай...

Без нинди генә матур авазлар ишетмибез! Ә кайберәүләр моңардан мәхрүм...

Уфада яшәүче 1 яшьлек Богдан Дубровскийның колаклары юк. Моннан тыш, күптән түгел балада шеш тапканнар.
Сабый тугач, 5 ай тынлыкта яшәгән. Богданның тормышындагы беренче авазлар сурдологның кабул итү бүлмәсендә барлыкка килгән. Ишетү аппаратларын махсус рәвештә әзерләгәннәр. Бала аңа күнеккән инде.
Ишетү аппаратлары башка беркетелә. Тавыш сөяк аша килә. Балага "3 дәрәҗәдә ишетмәү" диагнозы куелган, аның ишетү юллары юк. Мондый патология 10 меңгә бер генә очрый, күбрәк малайларда һәм, гадәттә, бер генә колакта була.
- Без тулысынча ишетми торган 10 процентка эләктек. Балага һәр 4 ел саен тиешле аппарат кирәк, - ди Богданның әнисе Анастасия Дубровская.
Проблема моның белән генә тәмамланмый әле. Америка табиблары балада шеш тапкан. Богданның әнисе табибларга анализлар җибәргән булган, консультация онлайн узган.
- Бу шеш үсә һәм, ишетү сөякләренә тиеп, нерв дәрәҗәсенә кадәр җитәргә мөмкин. Әгәр баш миенә барып җитә икән, баланың гомеренә дә куркыныч яный. Русиядә мондый операция ясаучы табиб юк, - ди хатын.
АКШта баланы кабул итәргә әзерләр. Табиблар сүзләренчә, ярты ел эчендә 2 операция ясарга кирәк. Тик менә операция ясату өчен зур акча таләп ителә Гаиләгә 200 мең долларга якын акча җыярга кирәк. Быелгы курс буенча бу - 14 миллион ярым сум. Әгәр дә сез кечкенә малайның дөньяның барлык матур авазларын ишетә алуын телисез икән, ярдәм итә аласыз.
Саклык банкы: 4279 3806 7908 3255
Карта Дубровская Анастасия Владимировнага беркетелгән.
Читайте нас