+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
4 Июня 2021, 06:15

Наркотик сатучыга — җиде ел!

Уфаның Киров районы суды алиментчыларга да, мошенникларга да, каракларга да гадел җәза бирә.

Уфаның Киров районы суды алиментчыларга да, мошенникларга да, каракларга да гадел җәза бирә.

Уфа шәһәренең Киров районы суды 25 яшьлек Артур Газизовка карата хөкем карары чыгарды. Ул Русия Җинаять кодексының 318 мәддәсендә каралган җинаять кылуда (полиция хезмәткәренә карата көч куллану) гаепле дип табылды.

Ачыклануынча, былтыр 3 ноябрьдә машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән һәм элек кылынган административ хокук бозу өчен эзләүдә булган бу бәндә Уфа шәһәренең Менделеев урамы буенча “Mерседес” автомобиле белән идарә иткәндә юл-патруль хезмәткәрләренең автомобильдән чыгу турындагы законлы таләпләренә каршы килгән, шуннан соң хокук сакчы­ларының берсен бәрдергән, капотында сөйрәп алып барган, нәтиҗәдә, полицейский тән җәрәхәт­ләре алган. Аннары шикләнелүче, эзәрлекләүдән качып, юл киртәсенә бәрелә, шуннан соң автомобильдән чыгып, вакыйга урыныннан кача.
Артур Газизовка гомум режимлы холык төзәтү колониясендә 3 елга иркеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнде.
***
Баймак районы кешесе балигъ булмаганнарга алкогольле продукция сат­кан өчен хөкем ителде. Ул Русия Җинаять кодексының 151.1 мәд­дәсендә каралган (балигъ булмаганнарга берничә тапкыр алкоголь продукциясе сату) җинаять кылуда гаепләнә.
Ачыклануынча, узган елның мартында “Азык-төлек” кибете сатучысы эш урынында үсмергә ике шешә “ESSE” сырасы саткан. Шул ук вакытта җинаятьче былтыр августта балигъ булмаганнарга алкоголь саткан өчен административ җаваплылыкка тарттырылган һәм аңа 20 мең сум күләмендә штраф салынган булган. Әмма ул шушы кылыгын тагын кабатлаган.
Сатучы гаебен тулысынча таныды. Аңа тагын 20 мең сум штраф рәвешендә җәза билгеләнгән.
***
Суд 34 яшьлек уфалыга карата хөкем карары чыгарды. Ул Русия Җинаять кодексының 228.1 мәддә­сендә каралган җинаять кылуда (бер төркем кешеләрнең, алдан сүз куешып, зур күләмдә психотроп матдәләрне законсыз сатарга омтылуы) гаепле дип табылды.
Судта ачыклануынча, былтыр ир яшерен урыннар — закладкалар аша наркотиклар сатып алган. Аларның адресын “Телеграмм” сайтының интернет-кушымтасы аша хәбәр иткән­нәр, аннары бу бәндә агуны наркотикларга бәйле кешеләргә сату өчен төргәкләргә бүлгән.
Оператив-эзләү чарасы барышында ул тоткарлана, аның сумкасында наркотиклы пакетлар табыла. Хөкем ителүче гаебен өлешчә таныды. Суд ирне 7 елга катгый режимлы холык төзәтү колониясенә хөкем итте.
***
Уфалы банк исәбеннән акча урлаган өчен хөкем ителде. 35 яшьлек ир Русия Җинаять кодексының 158 мәддәсендә каралган җинаять кылган.
Узган елның июлендә егет, бер кибеткә кереп, андагы кешеләрдән, тиз арада шалтыратырга кирәк, дип, телефон сорап тора, янәсе, үзенекенең зарядкасы беткән. Изге күңелле гражданнардан телефон алгач, ул ниндидер номерны җыйгандай итә, чынбарлыкта исә СМС юлы белән зыян күрүчеләрнең банк исәбеннән 5270 һәм 3500 сум күләмендә акчаны үзенең банк картасына күчерә. Хөкем ителүче гаебен тулысынча таныган. Элегрәк ул урлашкан өчен җинаять җавап­лылыгына тарттырылган булган инде.
Суд аны 2 елга катгый режимлы колониягә озатты.
***
43 яшьлек ир Русия Җинаять кодексының 157 мәддәсенең 1 өле­шендә каралган җинаять кылуда (ата-ананың балигъ булмаган баланы карап-тоту турындагы суд карарын җитди сәбәпләрсез түләмәве) гаепле дип табылды.
Судта 2009 елдан ирнең балигъ булмаган улына алимент түләмәве ачыкланган. Административ җавап­лылыкка тарттырылуга карамастан, ир алимент түләүдән качуын дәвам итә. Алиментлар буенча бурычы 900 мең сумнан артып киткән. Судта хөкем ителүче гаебен тулысынча таныды. Суд аңа дәүләт кеременә 15 процент хезмәт хакын тотып калып, 7 ай төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләде.

Илһам ХӘБИБУЛЛИН,
Уфаның Киров районы прокуроры.


Читайте нас