+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
4 июнь 2021, 06:45

Зур тизлек белән килеп бәрелгән...

Уфада яшь мотоциклчы һәм аның 13 яшьлек пассажиры авариягә эләккән.

Уфада яшь мотоциклчы һәм аның 13 яшьлек пассажиры авариягә эләккән.

Юл-транспорт һәлакәте 2 июнь көнне кич белән булган, дип хәбәр итә башкаланың Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте.
“Bajaj Pulsar” мотоциклына идарә итүче 25 яшьлек егет Әхмәтов урамындагы 216нчы йорт каршында торган “Лада Гранта” машинасына килеп бәрелгән. Авария нәтиҗәсендә мототранспорт йөртүче һәм аның 13 яшьлек пассажиры авыр тән җәрәхәтләре алган. Икесенең дә экипировкасыз булуы билгеле.
Документларны тикшергәндә, мотоцикл йөртүченең таныклыгы булмавы ачыкланган. Медицина учреждениесендә аның канын тикшерүгә алганнар.
Әлеге факт буенча административ тикшерү башланган.
Хөрмәтле ата-аналар, балаларыгызга игътибарлы булсагыз иде. Аларга мототранспортта йөрү кагыйдәләрен үтәү мөһимлеген төшендерү зарур.

Фото: ЮХХДИның матбугат хезмәте.
Читайте нас