Республиканың бик күп шәһәр һәм районнарындагы кебек, Кырмыскалы районында да сабан бәйрәмен бүген югары дәрәҗәдә бәйрәм иттеләр. Бөтендөнья фольклориадасына әзерлек чикләрендә һәм Сәламәт һәм актив озын гомерлелек, шулай ук Фән һәм технологияләр елы тематикасын үз эченә алган чара чагу күренешләргә бай булды.
Сабантуй – ул беренче чиратта милләтләр дуслыгын чагылдыручы бәйрәм. Менә бүген дә районыбызның үзешчән артистлары, фольклор ансамбльләре кунакларны үзләренең милли ихаталарында каршы алып, гореф-гадәтләрен, милли йолаларын күрсәтеп, бәйрәм рухы таратты.
Татар авылларындагы мәдәният учреждениеләре җыелышып, милли ихатасында килен төшерү йоласын күрсәтсә, күршедә генә Прибельскийлылар урыс халкында яңа йортка күчү белән бәйле гореф-гадәтләрне тасвирлады.
Башкорт ихатасы кунакларда аеруча зур кызыксыну тудырды. Чолыкчылык белән шөгыльләнүчеләр үзләренең серләре һәм эш алымнары белән уртаклашты. Буза әзерләүчеләр кунакларны бу тәмле дә, файдалы да эчемлек белән сыйлады.
Илтирәк авылында яшәүче мордва халкы “Балачак” темасы буенча тамаша әзерләп, борынгы милли уеннарны, җырларны күрсәтте. Ә районда уңышлы эшләп килүче чуваш фольклор ансамбльләре һәм чуваш милли-мәдәни үзәге “Акатуй” – чәчү бәйрәмен сәхнәләштерде.
Һәм, ниһаять, тантаналы марш астында бәйрәм флагы күтәрелә. Быел мондый җаваплы бурыч эшләрендә югары нәтиҗәләргә ирешкән авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре – “Артемида” токымчылык хуҗалыгыннан Вячеслав Павлов, “Уңыш” җәмгыятеннән Вәгыйзь Рәхимкулов һәм “Шәйморатов” хуҗалыгыннан Вилюр Идрисовка йөкләнде.
Бәйрәмгә бик күп дәрәҗәле кунаклар да килде. Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов, район хакимияте башлыгы Әлфир Сабиров, якташыбыз – галим-филолог, журналист Фәнзил Саньяров җыелучыларны бәйрәм белән котладылар.
Сәхнәгә авыл хуҗалыгы алдынгылары, шулай ук мәдәният, спорт, мәгариф вәкилләре һәм башка тармак уңганары чакырылып хөрмәтләнде. Шулай ук быел 5 якташыбызга - Асия Абдиева, Миңлегали Абдуллин, Равил Ганиев, Рәшид Гәрәев, Нил Хәмитовка “Кырмыскалы районының шәрәфле шәхесе” дигән мактаулы исемнәр бирелде.
Тантаналы өлештән соң бәйрәмнең аерым бер күркәм мизгеле - ат чабышлары башланды. Спорт ярышлары, милли уеннар да бик күп булды. Ә сәхнәдә район Мәдәният сарае артистлары һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның бай концерт программасы барды.
Сабантуйга быел халык аеруча күп җыелды. Ни генә дисәң дә, узган елда мондый бәйрәм булмагач, ул бик сагындырган. Шуңда да ул бу мәйданга җыелучыларны очраштырып-күрештереп кенә калмыйча, тагын бер елга җитәрлек көч-дәрт өстәгәндер, дип ышанасы килә.
Фото: Эльвира Ямалетдинова.