+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
6 июнь 2021, 06:20

Җиде яшьлек бала янып үлә язган...

Аны янган фатирдан чак чыгарып өлгергәннәр.

Аны янган фатирдан чак чыгарып өлгергәннәр.

Салават шәһәрендә кичә, 5 июнь иртәсендә, булган янгын чак кына баланың гомерен өзмәгән. Бу хакта “Башкортостан” дәүләт телерадиокомпаниясе хәбәр итә.
Чыганак хәбәр итүенчә, Мәктәп тыкрыгы урамындагы күпфатирлы йортта янгын чыгу турында хәбәр 09:57 сәгатьтә килгән. Янгын икенче каттагы фатирларның берсендә чыккан. Бүлмә һәм балкон тулысынча янып беткән.
Бәхеткә, коткаручылар килеп җиткәнче, 2014 елда туган баланы фатирдан чыгарып өлгергәннәр. Ул яну продуктларыннан агулану диагнозы белән балалар дәваханәсенә озатылган.

Янгын 10:30 сәгатьтә тулысынча сүндерелгән.

Читайте нас