Әтисе рөхсәте белән 9 яшьлек Кирилл төркемнән аерылып киткән булган.
Урал тайгасында ике көн элек югалган тугыз яшьлек малай табылган. Бу хакта Русия Эчке эшләр министрлыгының Свердловск өлкәсе буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте җитәкчесе Валерий Горелых хәбәр итә.
Тугыз яшьлек Кирилл Төньяк Уральскидан 60 чакрым ераклыкта югала, ул анда әтисе белән бергә походта була. 15 кешедән торган төркем тауга күтәрелгән. Кайтыр юлда әтисе аягын авырттыра һәм алар хәл җыярга туктый. Салкын җилгә түзә алмаган малай базага кайта торырга уйлый һәм әтисе улына мөстәкыйль рәвештә кайтырга рөхсәт итә.
Әмма малай лагерьга әйләнеп кайтмый. Таудан төшкәч, ир малайның югалуын ачыклый. Туристлар баланы үз көчләре белән таба алмый, шуннан соң полициягә мөрәҗәгать итәләр.
Баланы эзләүгә коткаручылар, полиция, волонтерлар, тепловизорлар белән пилотсыз очкычлар җәлеп ителә.
Нәтиҗәдә, малай ике төн ялгызы урманда адашып йөри. Аны 6 июнь иртәсендә волонтерлар таба.
Табиблар малайның хәлен уртача дип билгели. Кириллны бераз черкиләр генә тешләгән.