+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
7 июнь 2021, 05:47

Өлкәннәр моңа балаларны үзләре үк өйрәтә...

Ник балаларны юлдан яздырырга?..

Социаль челтәрләрдә Белоретта яшәүче берәү көн саен үсмерләргә тәмәке сатылуына зарланган. Билгеле, сатучылар балаларга турыдан-туры тәмәке сатмый, моның өчен аларга штраф яный. Шунлыктан, үсмерләр өлкән танышларыннан яисә очраклы үтеп баручылардан тәмәке сатып алып бирүләрен сорый, ә тегеләр аларга каршы килми.
"Сатучылар тәмәкенең балалар өчен сатып алынуын бик яхшы белә, әмма барыбер саталар, - дип ачулана бу хәлгә битараф булмаган ир. Бу хәлнең шаһиты социаль челтәрдә үсмерләрнең фотосурәтен дә куйган. - Күренүенчә, балалар яхшы киенгән, аларның әти-әнисе дә эш кешеләре икәне аңлашыла. Димәк, алар бу хәлләрне белми. Мондый балалар биредә бик күп", - дигән ул.
Менә шулай, берәүләр балаларның киләчәге өчен борчылса, икенчеләр акча эшләү юлын гына кайгырта. Ә чынында исә мондый хәлләр Белорет шәһәрендә генә күзәтелми.
Фото: ufa.kp.ru
Читайте нас