+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
8 июнь 2021, 04:45

Ике балага да коткаручылар ярдәме кирәк булган

Уфада - 6 яшьлек малай, Сибайда 5 яшьлек кыз уйнап йөргәндә бәлагә тарыган.

Уфада - 6 яшьлек малай, Сибайда 5 яшьлек кыз уйнап йөргәндә бәлагә тарыган.

Якшәмбе көнне Уфада коткаручылар 6 яшьлек малайга ярдәмгә килгән. Шәһәрнең Гражданнарны яклау идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, бала әти-әнисе белән бергә Шәһәр мәдәният йорты янындагы “Биюче торналар” фонтаны янына килгән була.
"Фонтан мәйданчыгында йөргәндә, малайның аягы декоратив металл элементка кереп кысыла. Коткаручылар баланың аягын чыгарырга тырышып карый, әмма ул ныклап кысылган булып чыга. Шуңа күрә аларга электр инструменты ярдәмендә тимерне кисәргә туры килде", - дип ачыклык керттеләр ведомствода.
Малайны медицина хезмәткәрләренә тапшырганнар, чөнки аның аягы металл конструкциягә киселгән. Табиблар ярдәм күрсәткәннән соң, аны әти-әнисе белән өенә кайтарып җибәргәннәр.

Сибайда да 2016 елда туган кыз белән шуңа охшаш хәл килеп чыккан, балага ашыгыч рәвештә ярдәм кирәк булган. Ул балалар мәйданчыгындагы таучыкның тимер рәшәткәсе арасына аягын кыстыра. Картәнисе белән бик тырышсалар да, аякны үзләре генә тартып чыгара алмый. Баланың картәнисе ашыгыч хезмәтләргә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә.
Вакыйга урынына кичекмәстән коткаручылар килеп җитә һәм кызны тимер әсирлектән тартып чыгара.

"Хөрмәтле ата-аналар! Каникуллар башлану сәбәпле, балаларны биеклектән егылу, янгын, җиһазландырылмаган урыннарда су коену һәм юл-транспорт һәлакәтләре белән бәйле бәхетсезлек очракларыннан саклау өчен, аларны караучысыз калдырмау сорала. Кечкенә балалар теләсә кайсы вакытта төрле куркыныч хәлләрдә калырга мөмкин”, — дип мөрәҗәгать итәләр Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында.

Фото:Шәһәрнең Гражданнарны яклау идарәсе матбугат хезмәте
Читайте нас