“Күрешкәндә Герой кулны кыса һәм күзләргә карый иде”, – ди Фәйләс Муллагалиев.
Легендар шәхес, Башкортстанда бердәнбер ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев белән Башкортстанның атказанган агрономы, Кушнаренко районының шәрәфле шәхесе, 1980-90 елларда партиянең Кушнаренко район комитетының беренче секретаре Фәйләс Муллагалиев күрешеп танышканчы ике арада почта открыткалары йөри.
– Мин Илеш районының “Игенче” колхозында рәис булып эшләгәндә бәйрәм көннәрендә билгеле шәхесләргә котлау открыткалары язып, аларны почта аша җибәрә идек. Бөек Октябрь революциясе көне, Яңа ел, 23 февраль кебек бәйрәмнәрнең берсен дә калдырмадык. Ул исемлектә ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев та бар иде. Без – аңа, ул безгә котлаулар җибәрә торган идек.
Ә инде шәхсән очрашуыбыз 1972 елда Югары Яркәйдәге сабантуйда булды. Сабантуй Муса Гәрәевның 50 яшенә багышлап үткәрелгән иде. Минем белән кул биреп күрешкәндә ул кулларымны нык кысты һәм күзләремә туп-туры карады. Геройның үткен күз карашын һәм кулы җылысын әле дә тоям кебек. Миңа ул очрашу нык тәэсир итте һәм үзем дә кешеләр белән очрашканда Муса Гәрәевча, кулны нык кысып, кешенең күзенә туры карар булдым. Герой белән алдагы очрашуларның һәркайсы дулкынландыргыч булды. Ул бер үк вакытта гади дә, бөек тә иде.
Эшем буенча Уфага күченгәч, безнең гаиләгә Муса Гәрәев яшәгән йорттан фатир бирделәр. Без Гәрәевлар гаиләсе белән бер подъездда яшәдек. Бервакыт йорт янында очрашкач, минем исем-фамилияне ишеткәч, ул: “Котлау открыткалары язган Фәйләс Муллагалиев Сез буласыз инде?” – дип сорады. Менә шулай якыннан танышып киттек. Әлбәттә, без – ирләр, партия солдатларының күбесе кебек үк, көне-төне эштә булдык. Ә менә минем хатыным Венера белән Муса Гәрәевның хатыны Галина Александровна бик тиз уртак тел табып, аралаша башлады, дуслашты.
Партия кушуы буенча, бер елдан мин Кушнаренко районына күчерелдем. Инде анда эшли һәм яши башлагач та Муса Гәрәев белән элемтә дә, дуслык та өзелмәде. Ике арада котлау открыткалары йөрүе дә тукталмады. Аларның берничәсе минем шәхси архивта әле дә саклана.
Муса Гәрәев кем белән генә аралашса да, үзен бервакытта да эре тотмады, масаймады. Шуңа күрә дә халык аны яратты, хөрмәт итте. Аның кебек гадел һәм гади кешеләр бик сирәк очрый.
Зөһрә ИСЛАМОВА.