+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
9 июнь 2021, 06:55

11.09.2011 — 175нче рейс. 11.05.2021 — 175нче гимназия

Бу очраклы туры килүме, әллә алдан әзерләнгән терактмы?

Бу очраклы туры килүме, әллә алдан әзерләнгән терактмы?

Агымдагы елның 11 маенда Казанда булган фаҗига Русия мәгарифе өлкәсенә караган бик күп проблемаларны да фаш итте. Яшьләребезгә нәрсә булды? Бүгенге яшьләрне тәрбияләү нәтиҗәләре киләчәктә җәмгыятебезнең ничек булачагын һәм кая барачагын күрсәтә соң?

Бүгенге көндә, әлеге фаҗигадән чыгып, мәктәпләрдә сакны көчәйтү, йөзләгән камера, турникетлар, биометрия, сыйныфларда укучыларның мимикасын контрольдә тоту җайланмалары белән коралланган сак кую, кибетләрдә балалар өчен уенчык коралларны сатуны тыю турында тәкъдимнәр кертәләр. Биредә аерым социаль төркемнәрнең социаль-сәяси, икътисади мәнфәгатьләре ачык чагылганлыгы да күренеп тора. Әлеге чаралар проблеманың асылын ачыклап тормыйча, өстән-өстән генә тикшерүгә этәрү булачак. Ә бит бу фаҗиганең нигезендә катлаулы мәсьәлә тора һәм ул безнең социумның башка өлкәләренә дә кагыла.
Шулай итеп, 11 май иртәсендә 2001 елның 11 сентябрендә туган Илназ Галәвиев Казан шәһәренең 175нче гимназиясендә коточкыч җинаять кыла. Ул 4 ел элек шушы мәктәпне тәмамлаган. Киңкүләм мәгълүмат чараларында башта 11ендә 11 кеше һәлак булды дигән хәбәр таралды. Әлеге вакыйганың геосәяси аспекты да уйланырга мәҗбүр итә. Әйткәндәй, 2021 елның 7 маенда “Казан” су асты көймәсе Северодвинск шәһәрендә суга төшерелеп, Русия Хәрби-Диңгез флоты сафына кушыла. Бу гади туры килү генәме? 2011 елның 11 сентябрендә Нью-Йорк шәһәрендә 175нче рейсны башкаручы “Боинг” самолеты ярдәмендәге теракты һәм Казанда 11 майда 175нче гимназиядә кылынган теракт турында нәрсә әйтергә була соң? Янә барысы да очраклы туры килү генә кебек. 11 һәм 175 саннары төрле уйларга этәрә.
Шулай ук, 2018 елда Керчь шәһәрендә һәм 2021 елда Казан шәһәрендә кылынган коточкыч җинаятьләрне яшь егетләрнең законлы рәвештә корал сатып алу мөмкинлеге булуы берләштерә. Тагын туры килүме? Беркайда да эшләмәүче егетләргә кем корал биргән? Әллә шушындый психик халәттә булган яшьләр Русиядәге деструктив көчләрнең күз уңындамы?
“Казан атучысы”ның гамәлләре, кем белән дә булса бәйләнешкә кергәннән соң, якынча гыйнвар аеннан үзгәрә башлаган. Аерым алганда, ул укуын ташлый. Укуга йөрмәгән өчен колледждан куыла, Кагыйдә буенча башта * ел аучылык җәмгыятендә торырга тиеш булса да, февраль аенда ук ничек сунарчылык билеты сатып алган? Арытаба холык-гамәлләре адекват булмаса да, психиатрдан белешмә ала. 2021 елның 28 апрелендә шома көпшәле Төркия винтовкасы сатып алу өчен аңа кем 40 мең сум акча биргән? 4 майда ул башта — 200, икенче урыннан 150 патрон сатып алган. Бу саннар коточкыч җинаятькә ныклап әзерләнү турында сөйләмиме? Кемдер һәрвакыт аның янәшәсендә булган һәм аңа юл күрсәткән.
Үз телеграмканалында потенциаль җинаятьче, кешеләрне “биологик чүп” дип санап, аларга карата нәфрәтен белдерә. Бу мәгълүмат 4 көн дәвамында социаль челтәрдә эленеп тора, аңа беркем дә игътибар итми. Һәм бу акылга сыймаган гамәлне, 2014 елда Украинада кулланылган психотрон һәм психотроп системалар белән беррәттән, кеше аңына тәэсир итүче “психосфера коралын” куллану белән генә аңлатырга мөмкин. Үз каналында ул: “Мин нинди акыллы, мин үзенчәлекле, мин Аллаһы Тәгалә” дип яза. Ул бу идеяләрне аңа көчләп такканнарын һәм социаль челтәрләр, видеоуеннар аша аның баш миенә яхшы итеп салып куйганнарын аңламый. “Психосфера коралы”н яшьләр үзләренә карата компьютер аша кулланылганын һәм аның нәтиҗәсен, гадәттә, белми дә.
Әлеге мәсьәлә күпкә катлаулырак тора. Бу вәхши гамәлләр артында таркатылган совет мәктәбе, Болон мәгариф системасы реформасын көчләп тагу, “биологик чүп” сүзе норма булган заманча киңкүләм Көнбатыш мәдәнияте кебек алдан уйланылган чаралар комплексы тора. Социаль челтәрләрдә төрле деструктив төркемнәр чәчәк ата һәм аларга карата бернинди дә контроль юк. Ни өчен шулай? Билгеле булуынча, социаль челтәрләр (гугл, амазон, яндекс, фейсбук аррlе, тик-ток, инстаграмм һәм башкалар) – кешеләрнең үз-үзләрен тотышын һәм теләкләрен формалаштыру коралы. Алар логикадан баш тартуга юнәлтелгән. Шулай ук, санлы челтәрләр җәмгыять алдында җаваплылык та тотмый.
Быел гына Русия федераль иминлек хезмәте Казан терактына охшаш * очракны булдырмый калган. Мәсәлән, 24 мартта — Сочи лицеенда, арытаба Пенза һәм Люберцыда теракт планлаштырылган булган. Аларда 2 үсмер үз мәктәбендә теракт әзерләгән. Ә 12 майда Амур өлкәсенең Благовещенск шәһәрендә 17 яшьлек үсмер үз мәктәбен шартлатырга омтылган. Бүген беренче чиратта социаль челтәрләрнең аерым игътибарында торган яшьләр нәрсә кылганнарын үзләре дә белми. Бу челтәрләр яшь буынга деструктив мәгълүмати психологик йогынты ясау объекты булып тора. Казандагы терактка карата комментарийларда яшьләр арасында аны хуплаучылар да бар. Бу яшьләр социумының зарарлануы һәм авыруы турында сөйли, аларны тоташ Русия җәмгыяте тарафыннан дәвалау мөһим.
Безнең ил яшьләренә, җәмгыять һәм дәүләткә каршы тулы куәтле мәгълүмати сугыш алып барыла, ул безнең һәрберебез, балалар һәм үсмерләр, малайлар һәм кызлар аша үтә. Социаль челтәрләрдә, телевидениедә, музыка, фильмнарда деструктив көчләр нәрсәгә юнәлтелгән? Аларның дөньяга тискәре йогынтысы бары тик вакыт мәсьәләсе генә. Кешене үтерергә өндәгән компьютер уеннары яшьләрдә аерым рефлекс тудыра. Алар моны гадәти хәл буларак кабул итә. Узган елда Русия Федераль иминлек хезмәте ил буенча 44 терактны вакытында ачыкласа да, барысыннан да сакланып бетеп булмый.
Бу вакыйга өчен кем җаваплы? Мәгариф, мәдәният, яшьләр эшләре министрымы? Яшьләр сәясәтендәге уңышсызлык өчен кем җавап бирә? Дәүләткә чиновникның шәхси җаваплылыгы тәҗрибәсе кирәк. Ул чакта Уренгойдагы, Керчьтагы вакыйгалардан соң, министрлыклардагы бик күп түрәләр һәм яшьләр белән эшләү өчен җаваплы оешма җитәкчеләре үз урыннарыннан колак каккан булыр иде.

Сораулар күп һәм тәкъдимнәр дә бар:

* Кыска вакыт эчендә бөтен мәгариф системасын совет мәктәп системасы файдасына, әмма заманча шартларга һәм чынбарлыкка яраклаштырып үзгәртергә. Балаларны фикер йөртергә, яңа белемнәрне үзләштерергә, укырга өйрәтергә. Чиновникка яңа мәгариф системасы өчен шәхси җаваплылык йөкләргә;
* Мәгариф системасын кулланучылар түгел, ә иҗатчыларны әзерләүгә кайтарырга кирәк. Монда Русиянең элекке мәгариф министры Андрей Фурсенконың дөрес булмаган фикере искә төшә: “...Совет мәгарифе системасының җитешсезлеге – иҗатчы кеше формалаштыру, ә бүген квалификацияле кулланучы үстерү бурычы тора...”;
* Яшьләр белән эшләү яңача комплекслы ысулны таләп итә. Дәүләтнең яшьләр сәясәте өлкәсендәге ролен яңадан карарга һәм барлык көчне сәламәт буын формалаштыруга юнәлтергә;
* Көнбатыш безне киңкүләм мәгълүмат чараларында пропаганда һәм цензура өчен тирги. Чыннан да, киңкүләм мәгълүмат чараларына цензура кертергә һәм яшьләргә кире йогынты ясаучы әйберләрне дәүләт бюджетыннан финанслауны туктатырга;
* Чиновниклар өчен җаваплылык институтын кире кайтарырга;
* Безнең җәмгыять өчен иң мөһиме – 25 яше тулмаган яшьләргә корал сатуны тыю. Асылда исә ул бары тик армия һәм хокук саклау структураларында хезмәт итүчеләргә генә бирелергә тиеш;
3Русия Президенты каршында Экспертлар советы булдыру, анда “Русиягә каршы гибрид сугыш турында” ачык докладлар урнаштыру. Русиянең киләчәк үсеш рәвешен модельләштерү буенча тәкъдимнәр кертү.

Шамил БАТЫРШИН,
Башкорт дәүләт университеты, М. Акмулла исемендәге
Башкорт дәүләт педагогия университетының өлкән
укытучысы.


Читайте нас