+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
9 июнь 2021, 11:25

Ике автобус арасына кысылган....

Бүген башкаладагы тукталышларның берсендә куркыныч хәл булган.

Бүген башкаладагы тукталышларның берсендә куркыныч хәл булган.

Бүген, 9 июньдә, көндезге сәгатьләрдә Уфаның Инорс бистәсендә гадәттән тыш хәл булган, дип хәбәр итә “Башинформ” агентлыгы.

Маршрут автобусларының соңгы тукталышында ир-егет зыян күргән. Вакыйга шаһитлары белдерүенчә, “Башавтотранс” водителе ике автобус арасына кысылган.

“Икенче автобус шоферы тизлектә тапшыру тартмасын калдырган һәм, төшеп, ишекне ябарга уйлаган. Автобус кузгалып китте һәм водительне ике автобус арасына китереп кысты. Зыян күрүчене дәваханәгә озаттылар», — дип сөйләгән әлеге хәлнең шаһиты.

“Башавтотранс” компаниясе әлегә рәсми комментарийлар бирмәгән.

Фото: БашДТП
Читайте нас