Республикада 2 яшьлек баласын җәзалап яшәгән ана суд каршына басты.
Ишембай районара прокуратурасы “ата-ананың балигъ булмаган баланы тәрбияләү буенча бурычларын тиешенчә үтәмәү” мәддәсе буенча 40 яшьлек хатынга карата җинаять эше буенча гаепләү актын раслады. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.
Башкортстан Прокуратурасының матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 2020 елның июленнән 2021 елның мартына кадәр ул ике яшьлек улын тәрбияләу буенча вазыйфаларын тиешенчә үтәмәгән. Ул берничә тапкыр баланы озак вакытка берүзен фатирда калдырган, шулай ук, аны даими рәвештә кыйнаган.
Хатын үз гаебен өлешчә таныган. Хәзер сабыйны балалар йортына урнаштырганнар. Районара прокуратура опека органына аны ана хокукыннан мәхрүм итү турындагы мәсьәләне хәл итү мәсьәләсен дә күтәргән.
Җинаять эше тикшерү өчен мировой судьяга җибәрелгән.
Фото:sitv.ru