Туган як һәркем өчен газиз. Туган авылы турында хәстәрлек күрүчеләр дә елдан-ел арта. Аларга ярдәм итү максатында республикада “Атайсал” (Кече Ватан) проекты эшкә кушылып, ул үз тарафдарларын тапты.
Бүздәк районының Түбән Чатра авылында туып-үскән Гөлфинә Гыйндуллина да шундый ватанпәрвәр шәхесләр исәбендә. Хәзерге вакытта ул гаиләсе белән Уфа районының Нөрле авылында яши. Балалар иҗат йорты педагогы Гөлфинә Нуррахман кызы хезмәтендә зур уңышларга ирешкән иҗади шәхес сыйфатында киң танылу алды. Озак еллар “Дуслык” фольклор-театр студиясенә җитәкчелек итеп, лаеклы ялга чыга.
Туган авылының язмышы борчый аны. Ни өчен дигәндә, ул таралып бара, биредә бүген 12 генә гаилә гомер кичерә. Авыл зираты ташландык хәлдә, коймасы булмагач, анда мал-туар йөри. Иң изге теләктән чыгып, туган авылын тергезүгә алына Гөлфинә ханым. “Атайсал” порталы аша, шулай ук Интернетта шәхси төркемен булдырып, авылдашлар белән бәйләнешкә керә, авылны төзекләндерүгә акча җыюны оештыра. Әйтергә кирәк, акрынлап максатына ирешә ул. Зират ихатасын коймалау өчен 214 мең сум акча җыела, җитмәгән 60 мең сумны Гөлфинә Гыйндуллина гаиләсе кертә.
Түбән Чатрадагы матур үзгәрешләр бүген үк күзгә ташлана. Шимбәләр барышында авылдашлар ярдәме белән зират тирәсе җыештырыла, хәзерге вакытта биредә койманы яңарталар, ул профнастилдан корыла. Гөлфинә Нуррахман кызының янә бер игелекле гамәле – биредәге чишмә янәшәсе төзекләндерелеп, анда япма куелды. Авыл халкының яраткан урынына әйләнгән төбәк хәзер “Изгелек чишмәсе” дип атала.
Фото: Рима Мусина.