Бүген «Бердәм Русия» Генераль советы секретаре Андрей Турчак һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Совет мәйданын реконструкцияләү барышы белән таныштылар.
Республика башкаласы хакимиятенең Архитектура һәм шәһәр төзелеше баш идарәсе башлыгы урынбасары Ольга Сарапулова җәмәгать территориясен модернизацияләүне тәмамлау планнары турында сөйләде.
«Без Уфада тантаналы чаралар үткәрү өчен "парад" мәйданы булмау белән очраштык, – диде ул. - Башкортстан Башлыгы тырышлыгы белән без әлеге территорияне парковкадан азат итә һәм аны кешеләр өчен ача алдык. Эшләрне 2022 елның 9 маена төгәлләргә планлаштырабыз".
Радий Хәбиров Совет мәйданы һәр Уфа кешесе өчен тарихи әһәмияткә ия, дип ассызыклады.
"1942 елның мартында монда 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе командиры Миңнегали Шәйморатов республика җитәкчелегенә сугышчыларның фронтка озатуга әзер булуы турында хәбәр итә. Дивизия бөтен сугышны уза һәм Берлинга кадәр барып җитә», - диде республика Башлыгы.
Андрей Турчак «Бердәм Русия»нең «Тарихи хәтер» партия проекты кысаларында Совет мәйданын реконструкцияләү проектына ярдәм итү ысулын табачагын билгеләп үтте.
Исегезгә төшерәбез, Уфаның Үзәк мәйданын модернизацияләү проекты Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән старт алды. Биредә Русия Герое, легендар 112нче Башкавдивизия командиры Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл куелачак, музыкаль фонтан урнаштырылачак, шулай ук тирә-юньне төзекләндерәчәкләр.