Республика Премьер-министрының беренче урынбасары, Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе Илшат Таҗетдинов күчемсез милеккә хокукларны теркәү өлкәсендә дәүләт хезмәтләре күрсәткәндә хокуксыз гамәлләрне кисәтү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде.
Анда "Росреестр"ның төбәк идарәсе, Кадастр палатасы филиалы һәм Күпфункцияле үзәк (КФҮ) җитәкчеләре катнашты. Киңәшмә барышында күчемсез милек белән мошенниклык схемалары анализланды. Күчемсез милек белән алыш-бирешләр ясаганда хокук бозуларны профилактикалау чаралары турында сөйләштеләр. Шулай ук, "Росреестр" идарәсе һәм КФҮ хезмәткәрләренең хезмәт күрсәтүдә шикле гамәлләрне ачыклаганда эш алгоритмы җентекләп каралды.
– Бүген теркәү органнары һәм хокукны теркәү өчен документлар кабул итүче Күпфункцияле үзәкләр хезмәткәрләре дә билгеле бер кыенлыклар белән очраша. Аларга гариза бирүченең шәхесен билгеләү буенча җитди җаваплылык йөкләнгән, - диде Илшат Таҗетдинов. - Кешене паспорттагы фотосурәте буенча идентификацияләү кайчагында шактый кыен була. Монда югары игътибарлылык күрсәтү һәм инструкцияләргә тайпылышсыз иярү мөһим. Республикада мондый караклык очраклары берәм-сәрәм генә булуга карамастан, без хәзер барлык кызыксынган яклар белән актив эшлибез. Мөрәҗәгать итүчеләрнең шәхси мәгълүматларының конфиденциальлеген һәм «Минем документлар» үзәкләренә мөрәҗәгать иткәндә аларның шәхесе таныклыгын үтәүне контрольдә тотуны көчәйтүгә аерым игътибар бирелде.
Киңәшмә ахырында әлеге оешмалар арасында хезмәттәшлек турында өч яклы килешү төзелде. Документ, аерым алганда, мәгълүмати кампанияне киңәйтү, Күпфункцияле үзәкләр базасында күчемсез милеккә хокукларны теркәү һәм мошенниклык схемаларына каршы тору өлкәсендә мөрәҗәгать итүчеләргә даими консультацияләр үткәрүне күздә тота.