+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
10 июнь 2021, 17:20

ЦУР зур эш башкара

Уфада эш сәфәре вакытында «Бердәм Русия» Генераль советы секретаре, Федерация Советы Рәисенең беренче урынбасары Андрей Турчак һәм Башкортстан Башлыгы, партиянең төбәк бүлеге секретаре Радий Хәбиров Республика белән идарә итү үзәгенең (ЦУР) яңа бинасында булдылар.

Уфада эш сәфәре вакытында «Бердәм Русия» Генераль советы секретаре, Федерация Советы Рәисенең беренче урынбасары Андрей Турчак һәм Башкортстан Башлыгы, партиянең төбәк бүлеге секретаре Радий Хәбиров Республика белән идарә итү үзәгенең (ЦУР) яңа бинасында булдылар.
ЦУРның үзеннән тыш, монда ковидка каршы үзәк, төбәкне үстерү корпорациясе һәм Стратегик эшләнмәләр үзәге урнашкан.
Республика белән идарә итү үзәге буенча экскурсия барышында Андрей Турчак ковидка каршы ситуацион үзәктә булды. Аны төбәкнең медицина учреждениеләрен бушату өчен коронавирус пандемиясе кызган мәлдә ачтылар. Үзәк координаторы, Дәүләт җыелышы-Корылтайның Сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе урынбасары, «Бердәм Русия»нең төбәк сәяси советы әгъзасы Римма Үтәшева сүзләренә караганда, 2020 елның 16 ноябреннән операторлар 90 мең шалтырату эшкәрткән. Шуларның 20 меңгә якыны - COVID-19, 10 меңе - лаборатор тикшерүләр, 4 меңе - вакцинациягә язылу буенча мөрәҗәгатьләр.
Андрей Турчак шулай ук ЦУРның социаль коммуникацияләр блогының эше белән танышты, аның нигезенә «Инцидент менеджмент» системасы һәм кире элемтә платформасы аша кергән халык мөрәҗәгатьләре салынган. Социаль коммуникацияләр блогы 11 тармакка бүленгән - мәгариф, сәламәтлек саклау, төзелеш һәм архитектура, транспорт һәм юл хуҗалыгы, авыл хуҗалыгы һәм башкалар.
Башкортстан ЦУРын төбәкләр белән идарә итүнең башка үзәкләреннән аерып торучы тагын бер юнәлеш - икътисади аналитика блогы. Аның эшчәнлегенә аңлатма биреп, республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров, ул, халыкның кәефеннән тыш, төбәктәге икътисади вәзгыятьне дә күзәтергә мөмкинлек бирә, дип билгеләде. Моның өчен ЦУРга Мәгълүмати системалар кертелгән. Аларның күпчелеген Санлы усеш министрлыгы белгечләре эшләгән. Әлеге системалар 47 дашбордта тәкъдим ителгән, киләчәктә алар күбрәк булачак.
Фото: правительстворб.ру
Читайте нас