Башкалабызда Русия көненә, Салават Юлаев тууына – 267, Уфа кальгәсенә нигез салынуга 447 ел тулуга багышланган бик күп бәйрәм чаралары үтәчәк. Рәсми чаралар Салават Юлаев һәм Шәехзадә Бабич һәйкәлләре һәм Дуслык монументына чәчәкләр салудан башланачак.
Уфада Агыйдел яры буе 12 июньдә шәһәр халкы һәм кунакларның бәйрәм итү урыны булачак. Биредә Русия көнен һәм “Русия даны” Бөтенрусия фестивален бәйрәм итү кысаларында “Минем Русия”республика фестивале узачак. Амфитеатр сәхнәсендә республика артистларының чыгышлары, осталык дәресләре планлаштырылган. Шигърият сөючеләр өчен фотозоналар һәм “ирекле микрофон” эшләячәк.
Программада: балалар өчен яраткан персонажлары булган декоратив-гамәли сәнгать һәм фотозона буенча осталык дәресләре; аниматорлар белән актив уеннар; халык сәнгать һөнәрләренең осталык дәресләре (агачка бизәк төшерү, хатын-кыз бизәнү әйберләре ясау); “тирмә” һәм “ихата” фотозоналары; “Арбат” форматында интерактив нокталары (гитарачылар, урам биючеләре, шигъри “баттл”, рәссамнар); Агыйдел яры буеның төп сәхнәсендә зур кичке концерт.