Иртәгә – республикабыз йөрәге Уфа шәһәренең туган көне.
Уфа шәһәре — Башкортстанның башкаласы, Русиянең иң зур административ, финанс, сәнәгать, мәдәни, мәгариф һәм фәнни үзәкләренең берсе. Башкалабыз – Русия һәм Башкортстанның иҗтимагый-сәяси тормыш үзәге һәм конгресс мәйданчыгы. Биредә даими рәвештә Халыкара, Бөтенрусия һәм республика конгресслары, саммитлар, съездлар, конференцияләр уза.
Уфа кальгәсенә нигез салынуга 447 ел тулуны билге-ләүче башкалабызның киләчәге ничек күзаллана, шәһәрнең 450 еллыгына әзерлек ничек бара, нинди мөһим чаралар үтәчәк – түбәндә сүз шул хакта.
Күптән түгел Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров рес-публиканың Шәһәр төзелеше советы утырышын үткәрде, анда Уфаны үстерү мәсьәләләре каралды.
Демографик фаразлар буенча, 2040 елга Уфа агломерациясендә халык саны шактый артачак. Шуңа бәйле рәвештә агломерация үсешен синхронлаштыру һәм аны яңа чынбарлыкка яраклаштыру зарурлыгы туа. Мәскәүнең Генплан институты белгечләре эшләгән Уфаның генераль планы проектын башкала хакимиятенең Архитектура һәм шәһәр төзелеше баш идарәсе башлыгы урынбасары Ольга Сарапулова тәкъдим итте. Быел июльдә документны иҗтимагый фикер алышуга чыгарачаклар, әлегә ул барлык кирәкле инстанцияләрдә фикер алышу этабы уза. 1996 елда эшләгән генплан искергән һәм инде заманча таләпләргә җавап бирми.
Уфаның 2040 елга кадәр яңа генплан бюджеты 2 триллион сум тәшкил итәчәк. Төп игътибар инфраструктура үсешенә бирелгән. Проект территорияләрне төзекләндерүне, 10 күпер, 117 мең урынга исәпләнгән яңа мәктәпләр төзүне күздә тота. Шул ук вакытта проект әлегә демографик фаразлардан алда бара.
– Уфа халкының артуы демография исәбенә генә булмаячак, — дип ассызыклады Радий Хәбиров. — Күләмле төзелеш миграция китереп чыгарачак һәм безгә, һичшиксез, бу мәктәпләр кирәк булачак.
Ольга Сарапулова билгеләп үткәнчә, шәһәр яңа мәктәпләр төзергә һәм гамәлдәгеләрен реконструкцияләргә планлаштыра. Шуның белән бергә шәхси мәгариф учреждениеләре төзергә әзер булган инвесторлар базары да бар.
Генплан проекты Уфа – Черниковка, Зеленая Роща, Октябрь проспекты һәм башка территорияләрнең фаразланган үсешен исәпкә ала. Дим һәм Затон бистәләре киңәю өчен резерв булып кала, әмма монда транспорт һәм эш урыннары булдыру мәсьәләләрен хәл итәргә кирәк. Моның өчен Уфаның үсеш программасында өстенлекләрне дөрес билгеләү мөһим.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфаның 450 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча Оештыру комитетының беренче утырышында катнашты. Аны комитет рәисе, Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Алексей Оверчук алып барды.
– Шундый масштаблы чаралар төбәкләрдә җыелган сорауларга федераль игътибарны җәлеп итү, аларны хәл итү өчен ресурсларны мобилиза-цияләү мөмкинлеге бирү белән яхшы. Бу Башкортстан һәм аның башкаласында яшәүче-ләр тоя торган уңай эффектны тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк, – дип билгеләп үтте Алексей Оверчук, Оештыру комитеты утырышын ачып. – Бүген Уфа – Русиянең миллионнан артык халкы булган иң эре шәһәрләренең берсе. Бу – икътисади, фәнни һәм мәдәни өлкәләрдә зур әһәмияткә ия үсеш алган үзәк. Ул кешеләр тормышы өчен уңайлы, заманча урбанистик мохит булдыру буенча бөтен ил өчен үрнәк булырга сәләтле.
Исегезгә төшерәбез, 2020 ел ахырында Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин Уфа шәһәренә нигез салынуның 450 еллыгын бәйрәм итү турындагы боерыкка кул куйды.
-- Республиканың барлык халкы исеменнән Владимир Путинга һәм Русия Хөкүмәтенә кабул ителгән карар һәм бу эштә ярдәм иткәннәре өчен чын күңелдән рәхмәт, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. – Бүген Уфа халыкның тормыш дәрәҗәсе һәм сыйфаты күрсәткечләре буенча Русиянең иң эре 100 торак пункты арасында беренче бишлеккә керә. Әмма, һичшиксез, бездә Уфаның 450 еллыгына әзерлек кысаларында хәл ителергә мөмкин булган проблемалар җыелды.
Төбәк җитәкчесе билгеләп үткәнчә, башкала хакимияте шәһәрнең парк территорияләрен, скверларын, ишегалды киңлекләрен үстерүне үз эченә алган зур программа эшләгән. Шул ук вакытта берничә төп объектны төзү һәм модернизацияләү федераль ярдәм таләп итә.
– Бездә 2024 елга Уфаның нинди булырга тиешлеген күзаллау бар: нинди объектлар барлыкка килергә тиеш, һәм алар ничек төзеләчәк. Бу бурычны федераль үзәк ярдәменнән башка хәл итү бик кыен, – диде Радий Хәбиров.
Башкортстан Башлыгы сүзләренчә, төп объектларны өч блокка берләштерергә мөмкин: мәдәни, спорт һәм инфраструктура. Беренче блокка Уфа дәүләт циркын капиталь ремонтлау керә, ул 1968 елда төзелгән вакыттан алып бер генә тапкыр – 1994 елда ремонтланган һәм инде берничә ел ябык тора.
– Республика акчалары исәбенә без проект-смета документациясен эшләдек, хәзер ул экспертиза уза, – диде Радий Хәбиров.
Алгарак китеп, шуны әйтик: Уфада шәһәрнең 450 еллыгына зур Евразия китапханәсе төзергә планлаштыралар. Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “XXI гасыр язучысы” төбәкара форумында хәбәр итте.
– Ул техник башлангыч планында суперзаманча булачак. Әмма барыннан да элек ул авторларның китап укучылар белән очрашулары һәм аралашу үзәге, масштаблы мәгариф-мәгълүмати мәйданчык булачак, – диде төбәк җитәкчесе. – Аны Республика йорты һәм Ветераннар госпитале арасындагы буш урында урнаштырачакбыз. Без аны башкорт тирмәсе рәвешендә күз алдына китерәбез. Ул Уфага кергәндә күпердән бик яхшы күренәчәк. Китапханә бинасын киләсе елда проектлый башлыйбыз.
Шулай ук масштаблы проект – Уфаның тарихи үзәген, шул исәптән Октябрь революциясе урамын реконструкцияләү. Бу проект шәһәрләрнең тарихи үзәкләрен үзгәртеп кору буенча “Ростуризм” эшли торган программага керергә мөмкин.
Реконструкцияләүне таләп итүче тагын бер мәдәни объект – Башкорт дәүләт курчак театры. Объект 2024 елга “Мәдәният” гомумдәүләт проектына кертелгән. Башкортстан Башлыгы театрны шәһәрнең юбилеена тапшыру өчен реконструкцияне финанслау срокларын яңадан карарга тәкъдим итте.
Объектлар исемлегенә, шулай ук, быел 160 еллык юбилеен билгеләп үтүче Урыс дәүләт академия драма театрын реконструкцияләү, шулай ук, заманча археологик материаллар саклагычы төзелеше кертелгән.
Спорт учреждениеләре блогына планга Спорт көрәше үзәге һәм Волейбол үзәге төзелеше кертелгән. Радий Хәбиров сүзләренә караганда, республика бу корылмаларны федераль финанслауга гариза әзерләгән һәм Русия Спорт министрлыгына юллаган.
Уфаның шәһәр инфраструктурасын үстерү Интернациональ урам башланган урында Агыйдел елгасы аша автомобиль күпере төзүне һәм 3,68 километр озынлыктагы Салават Юлаев проспектын дәвам итүне күз алдында тота. Бу проектлар башкаланың төньяк өлешен, аның үзәк һәм көньяк районнары белән ныклы транспорт элемтәсен үстерү өчен бик мөһим.
Радий Хәбиров Русия Хөкүмәтенә республиканың мөһим социаль-икътисади проектларын гамәлгә ашыруда ярдәм итүе өчен тагын бер кабат рәхмәт белдерде һәм Оештыру комитеты әгъзаларын Уфада үтәчәк “Киләчәк территориясе. Евразия йөрәгеннән караш” урбанистика халыкара форумына чакырды. Ул 26-27 августта узачак.
Әйткәндәй, быел башкалабызда берничә мөһим чара үтәчәк. CIOF® VI Бөтендөнья фольклориадасы Русиядә 3-10 июльдә узачак. Башкортстан 55тән артык ил вәкилләрен кабул итәргә әзерләнә, катнашучылар саны – 2 мең кешегә якын.
Фестивальне ачу тантанасы 3 июльдә булачак. 4 июльдә башкалабыз Уфаның үзәк урамнары буйлап “Торатау” Конгресс-холлы амфитеатры мәйданчыгына кадәр фольклориадада катнашучыларның парады узачак, ул дөньяның 200дән артык милләт вәкилләре катнашлыгында иң зур әйлән-бәйлән белән тәмамланачак. Шул ук көнне VI Бөтендөнья фольклориадасының төп сәхнәсе – “Фольклориада йөрәге” ачылачак. 5-9 июльдә бу мәйданчыкта тамашачылар, төрле илләрдән килгән коллективлардан тыш, дөнья күләмендә танылган этно-йолдызларны күрә алачак.
5-9 июльдә республиканың 4 фестиваль округына (Үзәк, Төньяк, Төньяк-Көнбатыш, Көнчыгыш) берләштерелгән 22 муниципаль берәмлегендә фестиваль программалары узачак. Аерым концерт программалары Уфа шәһәрендә дә үтәчәк.
Бөтендөнья фольклориадасының ябылу тантанасы һәм флагын киләсе илгә тапшыру 10 июльдә булачак.
21-25 июльдә башкалабыз төрле төбәкләрдән килгән яшь осталарны кабул итәчәк. Уфада “Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)-2021” IX чемпионатының финалы традицион форматта узачак. Чемпионатны уздыру вакытында республика башкаласында 2 меңгә якын эксперт һәм Русиянең 85 төбәгеннән 1800 конкурсант җыелачак. Алар, 7 блокка бүленеп, 105 компетенция буенча осталыкларын күрсәтәчәк.
2022 елның көзендә Уфа “Апимондия”нең 47нче халыкара конгрессын кабул итәчәк, аңа дөньяның күп кенә илләреннән умартачылар киләчәк.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.