+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
11 июнь 2021, 02:48

Өч яшьлек улын балконга бикләгән

Бу вакытта тышта 16 градус суык була.

Бу вакытта тышта 16 градус суык була.
Күмертауда яшәүче хатынны кече яшьтәге улын җәберләгән өчен хөкем иткәннәр. Судның матбугат хезмәтендә сөйләгәнчә, бу хәл февральдә булган. Хатын өйдә өч яшьлек кенә улы булуга карамастан, бик нык эчә. Бала көйсезләнә башлагач, аны акылга утыртырга булган - футболкада һәм шортыда гына балконга чыгарып бастырган.
Бу вакытта һава температурасы -16 градус була һәм бала бик нык туңа. Сабый әнисеннән аны кире кертүен үтенеп елый.
Очраклы рәвештә генә бала үлми калган - аны вакытында күршеләре күреп алган һәм полиция чакырткан.
Хатынга карата җинаять эше кузгатканнар. Әмма ул җәзадан шактый җиңел котылган: суд аның гаебен тануын, үкенүен, кече яшьтәге баласы булуын исәпкә алган һәм аңа нибары 8 мең сум күләмендә штраф билгеләгән.
Фото: spar.ru
Читайте нас