Дәүләт думасы кешеләрне геолокация буенча оператив эзләү турында закон кабул итте. Дума депутаты Рафаэль Мәрданшин фикеренчә, ул бик мөһим бурычны хәл итә, бу - хәбәрсез югалган кешеләрне мобиль җайланмалардан геолокация турындагы мәгълүмат ярдәмендә эзләүне тизләтү.
"Югалган кешеләрне эзләгәндә вакыт хәлиткеч роль уйный. Мондый законны кабул итү югалган кешене эзләүне тизләтә торган барлык нәтиҗәле алымнарны кулланырга мөмкинлек бирәчәк, - ди парламентарий. - Хокук саклау органнары геолокация һәм биллинг турында мәгълүматны суд карарыннан башка да кеше югалу турындагы гаризадан соң ук алачак”.
Югалган бала, законда билгеләнгән тәртиптә хокукка сәләтсез яисә хокукка сәләте чикләнгән дип танылганнар турында хәбәр алганда, закон проекты нигезендә геолокация турында мәгълүматлар алу ата-ананың яисә законлы вәкиленең язма ризалыгы булганда гамәлгә ашырылачак.
Шулай ук закон проектында, хокук саклаучылар оператив-эзләү чарасы үткәрелә башлаганнан соң 48 сәгать эчендә суд рөхсәте алырга, яки геолокация буенча эзләүне туктатырга тиеш булачак, дип язылган.
Фото: “Бердәм Русия”.