Бу төбәк электән туристлар хәрәкәтен җәелдерүгә зур игътибар бирелүе белән аерылып торды. Моңа район мәгариф бүлегенең керткән өлеше өлеше дә саллы. Мәктәпләр командалары яшь туристларның республика ярышларында даими рәвештә алдынгы урыннар яулый.
Шуңа да 71нче Республика туристлар фестиваленең Әлшәйдә үткәрелүе очраклы түгел. Ул быел табигатьнең гүзәл почмагы - Ташлы авылы янәшәсендәге урман акланында оештырылды.
Республика күләмендәге абруйлы бәйгене ачу тантанасында Әлшәй районы хакимияте башлыгы Дамир Мостафин, аның урынбасары Айдар Солтангулов, Балаларны савыктыру-белем бирү буенча республика туризм үзәге директоры Наталия Вервинская, Әлшәй районы мәгариф бүлеге начальнигы Зилә Чупова катнаштылар. Алар яшь туристларга осталыкларын тулы күләмдә күрсәтеп, лаеклы җиңүләр теләде.
Өч көн дәвамында барачак туристик фестивальнең программасы бай. Мәктәп командалары арасында ярышлар өч төркемдә үтәчәк. Яшь туристлар урында ориентирлашу, каршылыкларны үтү, катнаш эстафетада һәм велосипед узышларында ярышачак.
Конкурслар программасында төбәк тарихын өйрәнүчеләр бәйгесе дә каралган. Фестивальгә шулай ук мәдәни-музыкаль кичәләр дә ямь бирәчәк.
Фото: Фәнүр Гыйльманов.