+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
11 июнь 2021, 09:35

Русия Героеның туган авылында библиографик белешмә тәкъдим иттеләр

Кырмыскалы районының Шәйморатов авылына “Шәйморатовчылар - легендар 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе яугирләре” дигән библиографик белешмә презентациясенә республикабызның төрле районнарыннан күпсанлы кунаклар җыелды.

Кырмыскалы районының Шәйморатов авылына “Шәйморатовчылар - легендар 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе яугирләре” дигән библиографик белешмә презентациясенә республикабызның төрле районнарыннан күпсанлы кунаклар җыелды.

Республикабызның төрле районнарында яшәүче шәйморатовчыларның варислары ата-бабаларының, туганнарының дөньякүләм вакыйгаларга катнашы булу белән горурланып яши. Шуңа да бу көне чара Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатовның һәйкәленә чәчәкләр салудан башланды. Чараның төп өлеше урындагы мәдәният йортында узды.

Республиканың Милли архивы хезмәткәре Азат Ярмуллин легендар 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе сугышчылары турында мәгълүмат җыюга багышланган проекты турында сөйләде. 2019 елда аны Бөтендөнья башкортлары корылтае да хуплый һәм тормышка ашыруда ярдәм күрсәтә.

Проектны халыкныкы дип тә атарга мөмкин, чөнки шәйморатовчыларның исемлеген төзүгә күп кенә оешмалар һәм халык актив кушылды. Башта исемнәрнең электрон базасы һәм сайт төзелгән. Ә республика Башлыгы Гранты акчаларына библиографик белешмә чыгарылган.

Әлегә кадәр 112нче дивизиядә хезмәт иткән сугышчыларның тулы исемлеге юк иде. Республиканың төрле районнарыннан һәм Русиянең башка төбәкләреннән күпсанлы кешеләр көче белән хәзер ул төзелде. Бөтендөнья башкортлары корылтае Башкарма комитеты рәисе Галим Якупов китап өчен мәгълүмат җыюда ярдәм иткән активистларга Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды.

Бу китапка генерал-майор Миңнегали Шәйморатов җитәкчелеге астында Җиңүне якынайту хакына гомерләрен аямыйча көрәшкән 2700 яугирнең исеме кергән. Презентациядә билгеләп үтүләренчә, тарихчылар мәгълүматларына караганда, 1942 елда 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе составында Уфадан 3723 кеше киткән. Димәк, шәйморатовчыларның тулы исемлеген төзү эше киләчәктә дә дәвам итәчәк.

Фото: Резида Әхтәмова.
Читайте нас