+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
11 июнь 2021, 06:20

Таулар арасында югалган...

Өлкән яшьтәге хатын ире һәм оныгы белән ат көтүен эзләргә чыккан булган.

Өлкән яшьтәге хатын ире һәм оныгы белән ат көтүен эзләргә чыккан булган.

Кичә, 10 июньдә, коткаручылар Баймак районының Мөкәс авылында өлкән яшьтәге хатын-кызны эзләү буенча коткару операциясе үткәргән. Башта эзтабарларга әлеге авылда яшәүче хатынның оныгы һәм ире белән бергә ат көтүен карарга китүе хакында җиткергәннәр.

"Машиналарын алар юл читендә калдырган, бер-берсеннән аерылып, арытаба җәяү киткәннәр. Кызганычка каршы, ир һәм онык кына кире әйләнеп кайткан. Югалган хатынны үзләре генә эзләү уңышсыз тәмамлангач, алар ашыгыч хезмәтләргә мөрәҗәгать иткән", — дип хәбәр итәләр Гадәттән тыш хәлләр буенча төбәк дәүләт комитетының матбугат хезмәтендә.

Эзләү озак дәвам итмәгән. Бәхеткә, авария-коткару хезмәткәрләре адашкан пенсионер хатынның эзенә тиз төшкән.

Фото:.bashinform.ru
Читайте нас