Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров бәйрәм чараларында катнашты.
"Бүген - Русия көне. Аны рәсми булмаган рәвештә «Ватанпәрвәрлек көне» дип тә атыйлар.
Патриотизм - ул беренче чиратта эш, ә сүз түгел. Бу эшләрне илнең миллионлаган гади халкы эшли. Бу уңайдан кешеләрнең эше максималь нәтиҗә китерсен өчен Хөкүмәтнең бурычы - бөтен дәүләт инфраструктурасын оештыру. Дәүләт институтлары, җәмгыятьнең максималь җитештерүчәнлеген тәэмин итеп, сәгать кебек эшләсен. Кешеләр бит безнең ялкау түгел, алар намус белән һәм чын күңелдән эшли. Әгәр илебездә югары стандарт буенча ниндидер процесслар оештырыла алмаса, бу - беренче чиратта безнең гаеп, идарәчеләр гаебе.
Бу - җитешсезлекләрне бетерү, дәүләт аппаратының нәтиҗәлелеген күтәрү һәм теләсә кайсы түрә өчен патриотизмның югары формасы. Һәрхәлдә, мин үзем өчен нәкъ шулай хәл иттем.
Барыгызны да Русия көне белән котлыйм! Сөекле Ватаныбыз бәйрәме белән", - дип яза Андрей Назаров "Фейсбук"та.