+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
12 июнь 2021, 13:55

Сергей Греков уфалыларга "Сугыш балалары" таныклыкларын тапшырды

12 июньдә Уфада Русия көненә, Шәһәр көненә һәм Салават Юлаев туган көнгә багышланган бәйрәм чаралары кысаларында В.И. Ленин мәйданында шәһәр халкына "Сугыш балалары" таныклыклары тапшырылды.

12 июньдә Уфада Русия көненә, Шәһәр көненә һәм Салават Юлаев туган көнгә багышланган бәйрәм чаралары кысаларында В.И. Ленин мәйданында шәһәр халкына "Сугыш балалары" таныклыклары тапшырылды.
Тантанада Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Сергей Греков һәм Башкортстан буенча баш федераль инспектор Алексей Касьянов, шулай ук Уфа шәһәре советы депутатлары Артур Хаҗигалиев һәм Айдар Зөбәеров катнаштылар.
- Бүген беренче мәртәб бу сәхнәдә “Сугыш балалары” таныклыкларын, шулай ук “Хезмәттәге батырлык өчен” медальләрен тапшырабыз. Кадерле уфалылар, мин шәһәребезнең ямьле, матур, чиста һәм бөтен халыкның бәхетле булуын телим, - диде Сергей Греков.
Чарада катнашучыларны һәм кунакларны бәйрәмнәр белән котлап, ул ун уфалыга "Сугыш балалары" таныклыклары, 27нче мәктәпнең немец һәм инглиз телләре укытучысы Рәмилә Гайсинага һәм Торак хуҗалыгы идарәсе машина йөртүчесе Рим Шәриповка "Хезмәттәге батырлык өчен” медальләрен тапшырды.
Фото: ufacity.info
Читайте нас