12 июньдә Агыйдел елгасының яңартылган яры буенда беренче тапкыр Русия, Уфа шәһәре һәм Салават Юлаев көннәрен бәйрәм итү кысаларында су суднолары парады һәм авиашоу булды.
Бу чараны шәһәрнең меңләгән халкы һәм кунаклары, шул исәптән Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров, Премьер-министр урынбасары Ирек Сәгыйтов, мәдәният министры Әминә Шәфыйкова, Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Сергей Греков, Дәүләт думасы депутаты Рима Баталова карады.
Парадта 85 су судносы - теплоходлар, пароходлар, катерлар, рафтлар, гидроцикллар, каяклар, каноэ, байдаркалар һәм көймәләр катнашты. Алар ике этапта уздылар: башта - ишкәкле, аннары моторлы суднолар. КС-104 теплоходы су суднолары парадын япты.
Бәйрәм чарасын "ХелиПорт-Уфа" вертолетлар үзәгеннән, шулай ук "Первушино" аэродромының кече авиация самолетлары очышы тулыландырды, алар югары пилотаж фигуралары күрсәтте.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, чара бүген Агыйдел яры буенда узган «Минем Русия» фестиваленең дәаамы булды.