Мин – Галибаев Айнур Руслан улы. 2008 елның 12 декабрендә дөньяга килгәнмем. Туймазы шәһәре 1нче интернат-мәктәбендә белем алам, 6нчы сыйныфка күчтем. Мин баянда уйнарга яратам, йөзүгә йөрим (үсмерләр арасында икенче разряд). Шулай ук сеңлем белән “Төмәнәк” татар иҗтимагый тарихи-мәдәни үзәгендәге туган тел түгәрәген дә калдырмыйм. Буш вакытымда балык тотарга, волейбол уйнарга һәм аш-су бүлмәсендә төрле ризыклар әзерләргә яратам.
Быел яз минем белән шундый бер гаҗәеп хәл булды. Сез ышанасызмы, юкмы?..
Яз ае булса да тышта суык иде. Шулай да бабам белән “Бабай утары”на бармый калмадык. Эх, яратам да инде бабама ияреп йөрергә! Ул машинада җилдерә, мин янында утырам. Төрле кызыклы хәлләр турында сөйли. Бераз урысча сөйләшә башласам. “Улым, татарча сөйләш әле!” – дип шундук кисәтеп куя.
Менә без – “Бабай утары”нда. Бабам утарны, эш барышын карап чыгарга эчкәрәк кереп китте. Ә мин бүген ачык һава астындагы музейдагы машиналарга таба атладым. Аның ихатасына җитәрәк, телефоным шалтырады. Дустым шалтырата икән.
– Алло! Здорово! Отлично. Как сам? – дип, хәл-әхвәлләр сорашканда, ишек шыгырдагандай көчле бер тавыш булды. Гаҗәпләнеп артка борылдым. Каршымда – Шүрәле сыны. Артта урман...
– Да! Я в “Бабай утары” приехал. Перезвоню.
Шулчак аркама кемдер төртте. Борылсам, Шүрәле, җанлангандай, миңа карап тора.
– Әллә туган телеңне оныттың? – ди бу миңа.
– Юк! Юк! Мин беләм, – дидем. Үземнең тавыш дер-дер килә.
– Алай булгач, мине дә таныйсыңдыр?
– Таныйсың икән! – дип елмаеп куйды ул.
– Сине белмәгән бер генә татар да юк. Габдулла Тукай әкиятеннән бит син.
– Шулай, Айнур! “Туган тел” шигырен укып күрсәт әле.
Үзем дә сизмәстән шигырь укый башладым.
– Айнур улым, кайтабызмы? – дип, бабамның эндәшүе ишетелде.
– Әйе! Хәзер киләм! – дип, Шүрәлегә карадым.
– Туган телеңне онытма! – диде.
Бу сүзләр, кайтаваз булып, озак колагымда чыңлады. Шуннан соң мин гел татарча сөйләшергә тырышам һәм сезгә дә туган телегездә сөйләшергә киңәш итәм.
Айнур ГАЛИБАЕВ, Туймазы 1нче интернат-мәктәбе укучысы.