+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
15 июнь 2021, 05:04

Бала тудыру өчен ир кирәкмени?..

Башкортстанда никахтан тыш бала тудырган хатын-кызларның яшь категориясен атадылар. Кагыйдә буларак, бу инде өлкәнәя баручы хатын-кызлар икән...
Росстатның рәсми статистикасы буенча, былтыр Башкортстанда никахтан тыш 7 158 бала дөньяга килгән, бу - шушы елда туган сабыйлар санының 17,4 проценты, шулай уке илдәге иң түбән күрсәткечләрнең берсе.
Әтисез туган балалар өлеше буенча Тыва республикасы лидер булып тора. Узган ел монда туган балаларның 57,7 проценты әтисез санала. Русия буенча бу күрсәткеч уртача 21,7 процент тәшкил итә.
Яшьләренә килгәндә, Башкортстанда, гадәттә, 30-34 яшьлек хатын-кызлар ирсез бала тудыра, узган ел бу яшь категориясеннән 2 029 бала туган.
Тагын 1 548 баланы - 25-29 яшькә кадәр хатын-кызлар, 1 405ен - 35-39 яшькә кадәр, 1 249 баланы - 20-24 яшьлек хатын-кызлар тудырган. 401 бала - кияүгә чыкмаган 40-44 яшькә кадәр хатын-кызларныкы, ә 45-49 яшькә кадәр шундый әниләр 25 балага гомер биргән. Бер хатын-кыз баласын 55 яшендә ялгызы тудырган.
Шулай ук узган ел Башкортстанда үсмерләр әни булган очраклар да бар. 14 яшькә кадәр өч кыз әни булган. Ә менә 15-19 яшьтәгеләр 504 балага гомер биргән.
Читайте нас