+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
15 июнь 2021, 04:58

Ни буласын беркем белми...

Ике балалы яшь әти бу хәлгә әлегә үзе дә ачыклык кертә алмый.

Куеда бистәсендә яшәүче ике бала әтисе хәзерге вакытта Чернушка шәһәре дәваханәсенең реанимация бүлегендә ячта. Аны Беләш авылында бик нык кыйнаганнар.
- Аңарда баш сөяге-ми җәрәхәте, кул сынуы һәм башка имгәнүләр, нейрохирург бер операция уздырган да инде, - дип язганнар туганнары социаль челтәрләрдә.
Килеп чыккан хәлнең нечкәлекләре төгәл билгеле түгел. Владислав гаиләсе сүзләренчә, ирне бер төркем кеше 5 июньнән 6сына каршы төндә кыйнаганнар. Һөҗүм итүчеләрнең берсен Тәтешле районы полициясе тоткарлаган, калганнары иректә.
- Аны металл әйбер белән кыйнаганнар. Кайгыбызга битараф булмаганнарның аны дәвалау өчен, аның ике баласы һәм хатынына, суд чыгымнарына ярдәм итү өчен акча җыюны сорыйбыз, - дип мөрәҗәгать итә Владиславның якыннары.
Акчаны ирнең хатыны - Екатерина Булычеваның Сбербанк картасына 8-992-204-61-46 телефоны номеры буенча яки аның бертуган апасы Виолетта Шаһимуллинага күчерүне сорыйлар.
Читайте нас