Чакмагыш районында коточкыч авария теркәлгән.
Башкортстанның Чакмагыш районында 14 июньдә көндез Буздәк - Чакмагыш - Дүртөйле автомобиль юлының 75нче чакрымында үлем очрагы теркәлгән. Бу хакта республиканың ЮХХДИ матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Пермь өлкәсендә яшәүче хатын-кыз "Toyota RAV4" машинасы белән идарә иткәндә юл читенә чыгып очкан. Арытаба машина әйләнгән.
67 яшьлек пассажир һәлакәт урынында үлгән. Машина йөртүче һәм аның ике пассажиры, 32 яшьлек ир-егет һәм 42 яшьлек хатын-кыз төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.
Бу очрак буенча тикшерү башланган, аның барышында килеп чыккан хәлнең сәбәпләре һәм шартлары ачыкланачак, дип билгеләп үттеләр ведомствода.
Фото: Башинформ агентлыгы