+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
16 июнь 2021, 07:00

Алдагы көннәрдә һава торышы

Һава температурасының кискен үзгәрүе көтелә.

Һава температурасының кискен үзгәрүе көтелә.

Бүген Уфада атнаның иң эссе көне булачак - һава температурасы 31 градуска кадәр күтәрелә, дип хәбәр итә метеоүзәк. Төштән соң урыны белән яңгыр явачак. Төнлә 20 градуска кадәр җылы була. Пәнҗешәмбе көндез салкынчарак булыр, дип фаразлана - температура максималь 24 градуска кадәр күтәреләчәк һәм кичкә кадәр яңгыр явачак.

Җомга көнне шулай ук салкынчарак була. Температура 20 градустан аз гына югарырак күтәрелер дип көтелә. Һава болытлы, әмма яңгыр булмас, дип фаразлана.

Ял көннәрендә Уфада кабат җылыначак. Шимбә көнне 25 градуска кадәр җылылык көтелсә, якшәмбе көнне термометр 28 градуска кадәр җылылык күрсәтәчәк.

Фото: Идрис Сәетгалиев.
Читайте нас