+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
16 июнь 2021, 04:45

Мәңгелеккә Салават күперендә

Һәркемне халык хыялы күтәрә.“Үз милләтенең символына әверелеп, Салаватның беренче башкорт булып калуын шулай да нәрсә белән аңлатырга?”Мостай Кәрим. “Безнең Салават”.“Салават күпере – яңгырдан соң күк йөзендә хасил була торган җиде төстәге дуга”.Вл. Даль.Җылы яңгыр үткәч, баеп барган кояшка ияреп, күк гөмбәзендә вакыты-вакыты белән могҗиза күрәсең. Кешеләр аңа Салават күпере дигән атама биргән. Төрле төстәге бу утларның гомере кыска, бик кыска. Карап тансыгың да канмый, әлеге бизәкләр әллә юеш болытларда эри, әллә, башка җәйләрдә кабат күренер өчен, мәңгегә китеп югала. Мөгаен, Салават күпереннән башка салаватларның толпарлары да чабып үтүен Ходай үзе һәм Табигать хәстәрлидер.

Һәркемне халык хыялы күтәрә.

“Үз милләтенең символына әверелеп, Салаватның беренче башкорт булып калуын шулай да нәрсә белән аңлатырга?”
Мостай Кәрим. “Безнең Салават”.
“Салават күпере – яңгырдан соң күк йөзендә хасил була торган җиде төстәге дуга”.
Вл. Даль.

Җылы яңгыр үткәч, баеп барган кояшка ияреп, күк гөмбәзендә вакыты-вакыты белән могҗиза күрәсең. Кешеләр аңа Салават күпере дигән атама биргән. Төрле төстәге бу утларның гомере кыска, бик кыска. Карап тансыгың да канмый, әлеге бизәкләр әллә юеш болытларда эри, әллә, башка җәйләрдә кабат күренер өчен, мәңгегә китеп югала. Мөгаен, Салават күпереннән башка салаватларның толпарлары да чабып үтүен Ходай үзе һәм Табигать хәстәрлидер.

Мәгълүмдер, җәйгор башкортча – җәйнең бер күренеше генә. Татарча исә аны “Салават күпере” дип йөртә­ләр.
Яшермим, җәйгорның татар телен­дәге атамасы күңелемә якынрак. Анда әкият, тылсым, шигърият – һәммәсе дә бергә төйнәлгән кебек.
Халык исем-атамаларны һичкай-чан сәбәпсез бирмәгән. Шуңадыр, җиде төстәге хыял күпере аша, сугышлардан соң, әкияти Салават батыр чабып үткәндер дә, анда мәңгегә калгандыр, дип уйлыйсым килә...
Һәр халык, теләсә кайсы вакытта, үз хыялында сөйкемле шәхесләр тудырыр булган. Бу гомум кешелек менталитетына хас күренеш. Мәгәр аерым бер халыкны алганда, әкият батыры, могҗизалар иясе, башка сыйфатлар аның көнитмеше һәм милли үзенчә-лекләре белән бәйле. Бәгъзе шәхес­ләр, әгәр алар чыннан да булган икән, озак вакытлар игътибар үзәгендә булу аркасында сизелмәстән һәм табигый рәвештә мифик сыйфатлар алган. Халык сүзенең үзенчәлеге шулай, теге яки бу образ көндәлек кеше рә­вешендә түгел, бәлки җан-тәнсез, идеаль, кимчелек-хаталарсыз каһар­ман итеп сурәтләнә.
...Сугыштан соңгы фәкыйрь һәм күңелсез тормыш. Безнең шыксыз йорт ишарәтендә пыскып янган сукыр шәм тирәсендә караңгылык аеруча куе кебек. Суына башлаган учактагы соңгы күмерләрне көл каплый. Мор­җада көзге усал җилләр улый. Әнием йон эрли, мөңгерәп укуымны ара-тирә көрсенүе белән бүлдереп, хәс­рәтле уйларын үзенчә йомгаклаган кебек, гадәттәгечә, “куй инде!” ди.
Ничәмә кат инде китапка борын белән төртелеп диярлек, шәм сөре­меннән яшьләнгән һәм караңгыдан талган күзләрне сөртә-сөртә, Салават турындагы бәетне янә укыйм. Бәет җиңел укыла, аны ятлап та беткәнмен шул инде. Ундүрт яшьтәге Салават­ның пычак белән аюга барган һәм аны еккан дигән урынга җиткәч, әнием, гадәтенчә, башын чайкый. Әллә ул хәлнең булуына ышанмавымы, яисә яшүсмер батырның тәвәккәллегенә шикләнүеме. Чынын гына әйткәндә, үземә дә моны күз алдына китерүе авыр. Безнең урманнарда да аюлар бар. Гарифулла картәтием, бер җәй печәндә чакта куышларга якын аю тавышын ишетеп тә төн үткәнче ут сүндерә алмаганнарын сөйләгән иде.
Бәет – борынгылардан шигъри рәвештә калган сүз, әманәт. Анда хыял һәм хис үзеннән-үзе шигърият­тән ерак чынбарлыктан өстен тора. Әгәр Салаватка ук тисә, батыр өчен бу корт чаккан кебек кенә. Маңгаеннан кан саркыса, тир тамчысы сыман. Миңа, күптән түгелге сугыштан коты алынган, әтисен шул гарасатта югалткан малайга, Салаватка шайтаннар да, аюлар да куркыныч түгеллеген, аңа нигә ук та үтмәвен аңлавы авыр. Бәет юлларын эчемнән генә кабатлап, исем китә. Әнием, җебе кебек үк очы булмас уйларына чума...
Тормыш җебенең каян башланырын һәм, ахырда, нинди тарафларга алып чыгарын һичкайчан белә алмыйсың. Тарихта легенданы чынбарлыктан һәм булган шәхесне хыял тудырган образдан аеруы кайчак авыр була. Мин балачактан ук урыс язучысы Степан Злобинның “Салават Юлаев” дигән романын мавыгып укыдым. Һәм бик озак вакыт шушы матур әсәрдәге күп геройлар, вакыйгаларның замандашларым тарафыннан дөрес дип кабул ителүенә гаҗәпләнмәдем. Хәтта Злобинның “Салават Юлаев”ы Салаватның үзенең тормышын һәм эшчәнлеген өйрәнү белән мәшгуль булган бәгъзе тарихчы-галимнәрнең фикеренә һәм нәтиҗә ясавына ирек­сездән йогынты ясагандыр, дип расларга батырчылык итәм. Бәлки, чыннан да шулай буладыр да: язучы фантазиясе булган хәл дип кабул ителә, чөнки, әгәр кешенең ышанасы килә икән, аны фактлар, раслаулар, документлар белән ныгыту мәҗбүри түгел.
Башкортстанда Салават белән күп еллар дәвамында урыс тикшере­нүчеләре – тарих фәннәре докторы Инга Гвоздикова белән фән кандидаты Виктор Сидоров шөгыльләнде. Соңрак төп “салаватовлар” төркеме­нә язучы һәм фән докторы Мирас Иделбаев та кушылды. Гомумән, Салават Юлаев турында Уфада да, аннан читтә дә бик күп авторлар язды. Аның тарихында һәм башкорт халкы тарихында Салават – җентекләп өйрәнелгән, һәр тикшеренүче фаразлаулары тудырган бердәнбер шәхес­тер. Вакыт үтә килә, аның серлелеге арта гына бара, шул ук вакытта тикшерүләрнең фактологик герое, Пугачев фетнәсенең тиз үтүе сәбәпле, бик накыс көе кала килә. Бу – берен­че­дән. Икенчедән, тикше­ренүләр, гомумән алганда, рәсми властьларның документаль дәлиллә­ренә нигезләнә. Ә алар һәрчак объектив булмаган. Халыкның Салават турында фикере, Юлай улына аның мәхәббәте буыннан-буынга бирелә килгән риваять­ләрдә генә чагылып калган. Алар, үз чиратында, чынбарлыктан ерак, хәтта экзотик исем белән күпертелә килгән. Менә, мәсәлән, шундый бер галәмәт. Злобин романында, янәсе старшина Юлай Азна­линның Салават улына кайчандыр баһадир Шагали Шакманныкы булган җәянең керешен тартып карарга тәкъ­дим итүе турында әйтелә. Бу ыру егетләреннән беркем моңа кадәр базнат итмәгән икән. Унбиш яшьлек Салават, һич авырлыксыз, керешне дә тарта, әллә кайда очып йөргән карагошны атып та төшерә.
Әмма укучыны искәртү дә фарыздыр: Шагали Шакман би (исеменең туры әйтелеше – Шаһгали) – тарихи шәхес, көньяк-көнчыгыш Тамьян ыруы башкортлары җитәкчеләренең берсе, шәҗәрә һәм башка тарихи чыганакларга ышанган хәлдә, ул, Азнай би, Бикбау би, Иске би, Каракүлзәк би белән бергәләшеп, көньяк-көнчыгыш башкортларының Урыс дәүләтенә керү шартлары турында сөйләшү өчен Казанга, Иван Грозныйның наместнигына барып та йөргән икән. Бик мәслихәт. Әмма Шакманның коралы көньяк-көнчыгыштан биләмәләре шактый еракта яткан йөз башы Юлай Азналинның кулына ничек барып юлыккан икән? Әйтелгән вак-төяккә урыс әдибенең илтифат итмәве дә мөмкин. Иң мөһиме – югарыда хәтергә алынган хәл Салаватның образын көчәйткән дә кебек.
Галимнәр, язучылар, сынлы сән­гать өлкәсендә эшләүчеләр дистә­ләрчә ел дәвамында Салават Юлаев­ның образын һәм төс-башын күз алдына китерү өчен байтак тырышлык салды, бу эшнең ахыры булмас та кебек. Патша зинданнарына барып эләк-кәндә егерме беренче генә яшь киткән егет үзеннән соңгы буыннар күз алдына гаярь яугир, оста гаскәр башлыгы һәм сәләтле оештыручы буларак килеп баса. Ә инде бераз уйланганда, Салаватка нинди шартларда эш итәргә туры килгәнлеген төс­мерләргә мөмкин. Хәерчелектән җә­фа­ланган, гомумән алганда, томана завод эш­челәре, элекке ихтилал­ларның әче сабагын онытырга өлгер­мәгән башкортлар, патша хакимлеген үз итүгә сәбәпләре булмаган татарлар. Аларны дөрләп янган дәрт һәм гадел хакимнәргә таяну өмете берләш­тергән. Баш күтәрүчеләрнең башлыклары да хәтта сәясәттә надан булган, алар шул вакыттагы Русиянең дәүләт һәм хәрби куәтен белмәгән. Әмма халык, чыдар хәле калмаган чакларда, уйлап эшләү сәләтен югалта. Революция – уй-акылга сыймаган гамәл.
Салават Юлаевның кыска гына гомер юлын өйрәнүчеләр, гадәттә, төп игътибарны Емельян Пугачев җитәкләгән ихтилалның сугыш мәл­ләренә һәм аларда бәгъзе башкорт ыруларының катнашуына юнәлтә. XVIII гасырдагы күмәк халык кузга­лышының элеккеләреннән аермасы шунда: күпсанлы урыслар, татарлар, чувашлар, мишәрләр һәм Идел буе, Урал алды, Көньяк һәм Урта Урал, Көнбатыш Себер халыклары актив катнашкан. Дистәләрчә мең крепостной крестьян, завод эшчеләре, асаба башкортлар, ясак түләүче татарлар, казакларның баш күтәрүе, Бөек Петрның дәртләндерүе белән Көньяк Уралда һәм Урал алдында төзелгән дистәләрчә тау заводларын яндыру һәм кыйрату, моның белән Русиянең икътисади һәм хәрби куәтен какшату императрица Екатерина Икенчене хафаландырмый булмаган инде. Әмма ул вакытка, Русия – Евразия киңлекләрендәге куәтле, көчле флоты һәм өйрәтелгән, тәртипкә күнеккән армиясе булган дәүләт. Шундый көчкә баш күтәрүчеләр гамәлдә нәрсәне каршы куя ала? Ук-җәя һәм сөңгеләр белән коралланган кешеләр­не кадровый офицерлар кул астындагы, пушкалар ышыгындагы регуляр гаскәргә каршы чыгарга түземлекнең дә бетүе һәм “ни булса, булды” дигән зарури тәвәккәллек мәҗбүр иткән.
Дустым, замандашым Виктор Владимирович Сидоров белән эчкерсез хөрмәт иткән Инга Михайловна Гвоздикова – Салаватның шәхесен һәм образын мәңгеләштерү өчен һәммә­сен дә эшләгән галимнәр. Аларның тикшеренүләре нәрсәдәдер һәм ниндидер нәтиҗәләрдә шик тудырмады. Гомумән, күпсанлы башкорт ихтилал­ларының сәбәпләре һәм кузгатучы көчләре турында без фәнни кануннардан тайпылмый гына фикер йөр­түне дәвам итәбез. Ә инде мәсьәләгә гадирәк караганда, халык, коллык җәфаларына, патша чиновник­ла­рының һәм урындагы байларның рәхимсезлегенә түзәр хәле калмагач, үзләренчә гадел идарәлеккә ирешү максатында баш күтәргән.
Ихтилалларның зарурилыгы, ни рәвешле башлануы һәм нәрсә белән бетүе турында хәзер килеп фәлсәфәгә бирелү, әлбәттә, җиңел. Өстәвенә, Бүгәсәү явы, димәк, Салаватның да тырышлыклары уңышсызлык белән тәмамланган. Әмма ирекле хәзмәткә һәм лаеклы тормышка омтылу һәр халыкның да табигатенә хас. Һәм гаделлек турында хыял. Аерым бер кешене алдау һәрвакыт мөмкин, ләкин тоташ халыкны гомер буе алдау ярамый. Хаталанмасам, моны Авраам Линкольн әйткән. Шул ук вакытта, күмәк кешеләр төркеменең дуамалга дәүләт машинасына каршы чыгуы һәлакәткә дучар ителә. Юкка гына Владимир Ленин һәм аның яраннары Октябрь революциясен җентекләп, ашыкмый, яшәп килүче корылышны көч белән юкка чыгаруны теоретик һәм программа җәһәтеннән нигезләп әзерләмәгән. Бу турыда, мәгълүмдер, Карл Марксның “Гегельнең хокук фәлсәфиятенә кереш сүз” дигән хезмәтендә ачык әйтелә: “Корал белән тәнкыйтьләү һичкайчан тәнкыйть белән кораллануны алмаштыра алмый. Матди көч матди көч белән үк кыйратылырга тиеш”.
Башкортстан Салават Юлаевның туган көннәренә һәрдаим җентекләп әзерләнә һәм олы мәхәббәт белән аткара. Бу бәйрәм белән тиң куярлык истәлекле нинди дә булса башка вакыйганы хәтергә алырга мин авырсынам. Мәсьәлә җыеннарның мәгънә­ви эчтәлегендә. Тарихта башкорт халкының милли батыры кебек һичкем дә туплаучы, башка кавемнәрне әй­дәүче рольне үти алмаган. Чыннан да, дистәләрчә милләтләр үз батыры дип исәпләгән кемдер тарихта сирәк очрый. Салават Юлаев – шуларның берсе.
Халык герое турында мәгълүмат­лар юллап, тарихчылар архивларны иләк аша кабат-кабат үткәргән. Хәер, эзләнүләр тукталмас һәм тукталырга тиеш тә түгел. Һәрхәлдә, гыйльми, фәнни-популяр хезмәтләр, әсәрләр дөнья күрә тора. Көйчеләр, рәссамнар, кинематографистлар, каләмдәш­ләрем, педагоглар – шул юнәлештә эшләүчеләр бихисап. Һәр тарихи хә­тернең киләчәк өчен барыр юл икәнлеген искә төшереп торуга мисаллар санап бетергесез.
Салават образының Башкортстанда яшәүчеләрнең йөрәгендә сүрел­мәве шатландыра. Аның ихтилали эшчәнлеген төпченүне, әйдәгез, тарихчылар өлешенә калдырыйк. Кайсы кальгәләрне камап караган, нинди сәбәпләр аркасында еш кына җиңе­лүләргә очраган? Бу эчкерсез, ярсучан яшь егетне хәрби маһирлыкка һичкем өйрәтмәгән бит. Осталыкны ул сугыш барышында, җиңелүләр һәм корбаннар аша үзләштерергә мәҗбүр булган. Регуляр гаскәрләргә каршы чыгуның мәгънәсез һәм өметсез икәнлеген Салават, әлбәттә, аңлап өлгермәгән. Күтәрелеш кызулыгы бу очракта чын мөмкинлектән өстен чыккан.
Йөрәксеп уйланганда, яшь батыр чиксез кызганыч. Халык аннан тәҗри­бәле, сәяси сизгер, хәтта дипломатик сәләтләргә дә ия булган гаскәр башлыгы ясады. Әлеге логикага нигезлән­гән хәлдә, Салават Юлаев, аңа ышанып тапшырылган атлылар башында, Пугачев явына аңлы рәвештә чыккан. Фәкыйрьлек күрмәгән гаиләдә буй тартып килүче үсмернең шундый да тәвәккәл адымга базнат итүе өчен аның халкының фаҗигале язмышын йөрәгенә якын алуы сәбәп бул­гандыр. Бүген Салаватның ни уйлаганын, аны нәр­сәләр дулкынландырганын, нәрсә­ләр сагайтканын белү форсаты юк шул. Мәсәлән, мин Салават Юлаевны Емельян Пугачев ише, анык максаты булмаган, халыкның игелекле, гадел патшага эчкерсез ышануын үзенчә файдаланырга маташкан шәхеснең боерыкларын уйсыз-нисез үтәүче дип кабул итә алмыйм. Һәм, гомумән, бу Дон казагы, үз йөзен яшерү өчен нигә нәкъ Петр Өченчене сайлаган соң? Чөнки, тарихтан билгеле булганча, Русия императрицасы Екатерина Алексеевнаның акыл казнасы булмаган. Тарихчылар бу җә­һәттән бер фикердә. Җәберсе­телгән дә кыерсытылганнарны һәрчак кызганучы гади халыкның менталитетын исәпкә алган Пугачевның хәй­ләкәр­леген бәһала­мый мөмкин түгел. Петр Федорович патша шушы чорда халыкка усал патшабикә кулыннан җәфага эләккән һәм могҗиза белән котылып калган корбан булып күрен­гән.
Салават Юлаев та, ихтилал хәрә­кәтенең башка күп юлбашчылары да имин калган патшаның абруе белән файдаланган, аның вәгъдәләренең чынлыгына ихлас ышанган. Ләкин, Пугачевның Идел буенда һәм Урал алдында җиңелүеннән соң, Крестьяннар сугышы сүнүгә һәм казакларның ихтилалдан күпләп тайпылуыннан соң, Салават, аның фикердәшләре татар Абдулла Туктаров, Ярмөхәммәт Кадергулов, мишәрләр Канзафар Усаев белән Бәхтияр Канкаев, гамәлдә, императрицаның төбәктәге арта баручы көчләренә каршы ялгыз калган. Баш күтәрүчеләрнең хәрби опера­цияләре белән бер үзәктән җитәкчелек итү инде булмаган. Ихтилал хәрәкәте таркау отрядларның урын-урыны белән каршылык күрсәтү фазасына күчкән. Бик күп баш күтәрүчеләр туган җирләреннән еракка китәргә телә­мәгән, гаскәргә килүчеләр бик азайган. Мондый шартларда каты хәрби тәртип һәм гаскәрдәге оештыру структурасы турында әйтү дә урынсыз. Иминлек һәм тәртип булмаган хәлдә теләсә нинди гаскәр дә кешеләр төркеменә әверелә.
Һәр яуның да үз геройлары һәм аларның киресе була. Ихтилалның ахыргы мәлләрендә Салават, һөҗүм итеп килүче патша хәрби командаларына каршылыкны оештырырга маташып, Башкортстан буйлап чәбә­лә­неп, үрсәләнеп, тегендә-монда чапкан. Әмма кешеләр азайган, үгетләүләр һәм чакырулар җавапсыз калган. Өстәвенә, күтәрелеш барышында ук башкорт һәм татар ыруларының бер өлеше патша гаскәрләре һәм хакимияте белән хезмәттәшлек иткән. Күпләр патшабикәнең мәрхәмәтен эзләгән һәм бу һәрчак гадел юллар белән башкарылмаган. 1774 елның кара көзендә Салаватның гамәлдә фикердәшләрсез һәм гаскәрсез калуы шушы айларда халыкның психологик хәле турында сөйли. Меңнәрчә башкорт, татар, урыслар яраткан, каһар­ман һәм эчкерсез яшь егет, хыянәт һәм мәкерлелекне күз алдына да китерми, карательләр куа килгән киек шикелле, урманда ялгыз торып калган.
Аның арытаба язмышы турында бераз хәбәрдарбыз, чөнки Салават Юлаевның ихтилал җиңелгәннән алып гомеренең ахырынача язмышы тәф­тиш һәм күзәтү органнарының документларында теркәлә барган. Йө­рәк­не әрнеткәне янә дә шул: җансыз документлар яшь батыр кичергәннәрнең тирәнлеген, аның хәсрәтләрен, өмет­сезлеген, үртәлүләрен безгә җиткерә алмый. Бу җәһәттән без чукрак та, су­кыр да, телсез дә булып калдык. Бәлки, бу хәерлерәктер, чөнки ишет­мәгән-күрмәгән әйбер йөрәкне сызлатмый бит. Һәрхәлдә, Салават күңе­лебездә какшамас рухлы батыр булып калды. Мостай Кәримнең “Салават” трагедиясе, карашымча, аның турындагы башка әсәрләрдән аермалы рәвештә, герой образына кешелеклелек сыйфатларын көчлерәк итеп бирде. Аның монологларында без героик патетиканы гына түгел, бәлки өметсез булуы билгеле көрәшнең кирәклегенә шик­ләнүне дә ишетәбез.
Салават образы, дөресрәге, аның рухи гәүдәләнеше Башкортстан тор­мышының һәр күзәнәгенә үтеп кергән. Республикада буыннан-буынга тәр­бияләү Салаватның батырлыгы, халкына аның чиксез бирелгәнлеге үрнә­гендә килә. Тарих, кызганычка каршы, батырның килеш-килбәтен безгә саклап калдыра алмаган. Аның каравы, кешеләр өчен сөйкемле, легендар батыр, гаскәр башлыгы һәм шагыйрь образы булдырылган. Алексей Куз­нецовның “Салаваттан сорау алу” дигән картинасында без гай­рәтле, хәтта тәфтишчеләр дә курыккан ир-егетне күрәбез. Сосланбәк Тава­сиевның атлы скульптурасында да Салават – гаярь. Салаватның икелә­нүләре һәм өмете, фаҗигасе һәм каһарманлыгы тупланган иң күркәм образын Заһир Исмәгыйлев “Салават Юлаев” операсында тудырды. Бу әсәрдәге иң төп урынны биләгән ария тирән драматизм белән тулы.
Чынлап та урыс императрицасы булырга нык тырышкан Бөек Екатерина халык ихтилалын аяусыз бас­тырган. Русиянең мәңгелек хурлыгы булган крепостной коллыкны ничек тә булса йомшартырга тырышканнары, ихтилалда катнашканнары өчен башкортлар, татарлар, урыслар, мишәрләр кыйммәт хак түләгән. Күп авыллар җир йөзеннән югалган, ә кабаттан төзелгәннәре яңа исем йөртә башлаган. Менә ни өчен Башкортстанда әле булса ике исемле авыллар сакланып калган. Ә Салаватның исеме исә гомумән гасырлар буена югал­ган. Хәзер генә ул республикада мәртәбәле күп ир-егетләр шушы исемне йөртә һәм ул, һичшиксез, буыннан-буынга күчә киләчәк.
Юлай улы Салават турында ри­ваятьләр, һичнинди тыюларга карамастан, ике гасырдан күбрәк яшә­гән. Вакыт бу шәхескә кагылышлы табу билгесен җуеп ташлады. Икенче яктан караганда, тыюлар күбрәк бул­ган саен легендалар һәм риваятьләр арта гына барган. Еллар үтә килә, яңалары туа торган. Гади кешеләр кемгәдер һәм нәрсәгәдер табынмый яши алмый, аларга мотлак ышану кирәк. Салават йөзендә бу ышаныч гәүдәләнде.
Һәркайсыбыз, 1773-74 еллардагы Крестьян сугышына үз бәясен биреп, аның хаклы булу-булмавына шик белдерә ала, әлбәттә. Шул ук вакытта миңа Салават Юлаев шәхесенең һәм аның данлы гамәлләренең чынлыгына шикләнгән беркемне дә очратырга туры килмәде. Шөкер. Чын мәгънә­сен­дә, ул егерме бер ел гына яшәп өлгергән. Кешенең мәртәбәсен таптаган каторга шартларын яшәү дип атау мөмкин түгел. Анда хәтта көч­леләрнең дә тән куәте бетә, бәлки рухы гына кала. Батыр, әмма тиз генә ышанып баручан халыкның идеалистик кәефле улы газаплы үлемгә дучар ителгән. Салават турында хәзер ниләр генә сөйләсәк тә, аның исемен ничек кенә күтәрсәк тә, батырның шул рәвешле һәлак булуы күңелләрдә таш булып ята.
Салаватның үлемен раслаган документлар табылса да, моңа ышанып булмады. Вакыйгалар, бәлки, башкачарак юнәлеш алгандыр дип ышанасы килә.
Башкортстан тауларында Белорет дигән кечкенә генә шәһәр бар. Заманында Твердышев һәм Мясников тө­зеткән тимер заводларының борынгы корпусларын әле дә төсмерләп була. Полковник атаман Белобородов Хлопуша Белоретта Пугачев өчен пушкалар койган. Бу тирәләрдә баш күтәрүчеләрнең патша карательләре белән хәтәр алышлары үткән. Гому­мән, Идел башы элекке еллар хәтерен югалтмый яши. Бу шәһәрдә журналист һәм язучы, керәшен Александр Егоров иҗат итә. Ул Пугачевка кадәр, ихтилал елларындагы һәм соңрак тау башкорт­ларының тормышы турында, минем карашка, бик кызыклы роман язды. Автор фикеренчә, Салаватка тугры калган егетләр, офицерларча киенеп, башкортларга уңай мөнәсәбәттә булган көчле урыс дворяннары ярдәме белән батырны каторгадан коткара һәм зур маҗаралар белән аны Көньяк Уралга алып кайта. Юл уңаенда Салаватның якташлары һәм коралдашлары империягә каршы көрәшне дәвам итү зарурлыгы турында сүз кузгатып карый. Батыр кире кага. Аның дәлиле: ачык максат куймыйча, халыкны әйдүкләп кенә көчле дәүләт машинасына каршы чыгу ярамый. Мондый чыгышлар халыкка төзәлге­сез казалар гына китерә. Түземле­леккә өйрәнергә туры килә, низаглы мәсьәләләрне корал ярдә­мендә түгел, ә акыл, изге ихтыяр бе­лән хәл итү ос­талыгы кирәк.
Һәм Салават, якташлары белән бәхилләшеп, казак далаларына чыгып китә. Әйдә, автор фантазиясе батыр­ның язмышы турында бихисап фа­разлауларның берсе генә булсын, ди. Ләкин кешеләр могҗизага һәрвакыт ышанырга тиеш бит.
Янә балачагымны, шыксыз, ярлы өебезне, урындык уртасында янар-янмас лепелдәгән сукыр шәмне хәтерлим. Орчыкның кыштыр-кыштыр бөтерелүе һәм үземнең, төтенле шәм алдына иелеп, менә ничәмә кат инде Салават турында бәетне укуым. Әнием аның үлеменә гомергә ышанмады, батырны һәрвакыт тере дип уйлап яшәде. Легендалар ничәмә буын кешеләреннән дә гомерлерәк була бит...
Язгы озын көннәрдән соң, ниһаять, мәрхәмәт килде – җылы яңгырлар җирнең саргайган йөзен юып үтте. Күк йөзендә Салават күпере нурлары кабаттан кабынды. Бу могҗизаны күреп туйган кеше булмас. Шушы күп төсле күперләрнең кайсыннан Салават күтәрелде икән? Бәлки, батырга шуларның берсе аша безгә әйләнеп кайтырга язгандыр?
Өстәп, бер кәлимә генә сүз.
Әлеге язмаларның кәгазьгә төшүе­нә дә шактый вакыт үтте. Әйтелгәннәр җитди, фәнни җәһәттән ныгытылган фикер буларак кабул ителә дә алмыйдыр. Милли батырыбыз, шөкер, игътибардан читтә калганы юк. Һәм шулай булырга тиеш тә. Үзем исә уйларыма, хис-тойгыларыма ирек куярга, күпләребез күңелендә йөрткәнне әйтергә генә батырчылык иттем. Бу гөнаһ түгелдер бит?

Марсель Котлыгалләмов.
Читайте нас