Салават Юлаевка башкорт халык җыры “Салават” һәм башка сәнгать, әдәбият һәм фольклор әсәрләре багышланган. Халык хәтере аның үзе һәм исеме белән бәйле бик күп истәлекле тарихи урыннарны саклый. Батырның исеме башкорт, урыс, татар һәм башка милләт галимнәре, язучылары, шагыйрьләре, рәссамнары, скульпторлары, композиторлары әсәрләрендә мәңгеләштерелгән.
Русиядә беренче тапкыр Салават Юлаевны А. С. Пушкин “Пугачев тарихы” дигән романында телгә ала. Батыр турында тарихчылар, язучылар В. Витевский, Н. Гурвич, Н. Фирсов, В. Черемшанский, П. Юдин, Д. Мамин-Сибиряк, М. Лоссиевский, В. Зефиров, И. Казанцев, А. Алекторов, В. Филоненко, Ф. Нефедов, Н. Дрягин, С. Руденко һәм башкалар яза.