Нагаевода булган авариядә 4 яшьлек бала җитди җәрәхәтләр алган.
Кичә Нагаево бистәсендә авария булган: "Suzuki Jimny" автомобиле "КамАЗ" белән бәрелешкән. Бу хакта Уфа Дәүләт автоинспекциясендә сөйләделәр.
Юл-транспорт һәлакәте Парковая урамында 18: 35 сәгатьтә булган. Авариядә 27 яшьлек җиңел машина йөртүче гаепле булып чыккан. Борылыш ясаганда ул хәрәкәт итүче йөк машинасына юл бирмәгән икән.
Кызганычка каршы, юл-транспорт һәлакәтендә 4 яшьлек "Suzuki" пассажиры зыян күргән. Кызга медицина ярдәме кирәк булган.
Әлеге вакытта ЮХХДИ хезмәткәрләре бу хәлнең барлык шартларын ачыклый.
Фото: Башньюс сайтыннан.