Әлшәй районында 41 яшьлек хатын-кыз хәбәрсез югалган.
Башкортстанның Әлшәй районы Воздвиженка авылында 41 яшьлек Гүзәл Гайсина хәбәрсез югалган. 15 июнь көнне ул өйдән чыгып киткән дә, башкача кайтмаган.
Хатын-кызның билгеләре: ябык гәүдәле, буе якынча 160 сантиметр, күзләре һәм чәче кара төстә. Югалган көнне ул каралы-аклы чалбар, кара төстәге свитер кигән булган.
Әлеге вакытта хатын-кызны эзләү белән волонтерлар, аның туганнары һәм дуслары шөгыльләнә. Әгәрдә сез Гүзәл Гайсинаның кайдалыгы турында берәр нинди хәбәр белсәгез, 8 (800) 700 54 52 яки 112 телефоннарына шалтыратыгыз.
Фото: "Башньюс" сайтыннан